Логотип Магариф уку
Цитата:

Халык хәтере сандыгын ачкан галим

Фатих Урманчеев мирасы — татар фольклористикасының гына түгел, төрки халыкларның рухи мәдәниятен өйрәнүнең дә кыйммәтле хәзинәсе.

Халыкның тарихы елъязмаларда гына сакланмый. Борынгы дастаннарда, риваятьләрдә, җырларда һәм әби-бабаларыбыз сөйләгән хикәятләрдә дә милләтнең дөньяга карашы, ышанулары, гореф-гадәтләре чагыла. Шушы рухи хәзинәне өйрәнүгә гомерен багышлаган күренекле галимнәрнең берсе — Фатих Урманчеев.

Бүген Казанда галимнең тууына 90 ел тулуга багышланган «Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор» халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланып китте. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган чарада Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән белгечләр катнаша. Программага 180нән артык доклад кертелгән.

Фольклор — халыкның рухи нигезе

Хәзер фольклорны әдәбият белән генә бәйләп карамыйлар. Аны тарих, тел белеме, этнография, мифология һәм сәнгать белән берлектә өйрәнәләр. Конференцияне ачканда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков та шушы үзгәрешкә игътибар итте. «Фольклористика филология кысаларында гына чикләнеп калмый, тикшеренү предметы итеп текстның үзе генә түгел, аның яшәеш контексты да алына», — диде ул.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов мәдәниятнең телне, гореф-гадәтләрне һәм яшәү рәвешен саклаудагы әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, академиядәге тикшеренүләрнең 80 проценты шушы юнәлешкә карый. Фольклорга багышланган конференцияләрнең республикадан читтә дә кызыксыну уятуы аеруча мөһим.

Фатих Урманчеев мирасы — уртак хәзинә

Фатих Урманчеев татар халык эпосын, дастаннарны һәм төрки халыкларның эпик традицияләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән. Аның хезмәтләре татар фольклорын башка халыкларның мәдәни мирасы белән чагыштырып тикшерүгә юл ачкан.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге җитәкчесе Ләйлә Дәүләтшина галимнең фәнни юнәлешен һәм шәкертләрен аерым билгеләп үтә. «Урманчеев мирасы — фольклорны гомумтөрки контекстка кертү. Нәкъ менә аның чорында татар эпосы төрки эпос белән чагыштырып өйрәнелде. Бүген халык иҗаты бүлегенең төп составын аның шәкертләре тәшкил итә», — диде ул. Л.Дәүләтшина конференция башланыр алдыннан кунакларны китап күргәзмәсе белән дә таныштырды.

Урманчеевның хезмәтләре татар галимнәре өчен генә түгел, башка халыкларның фольклорын өйрәнүчеләр өчен дә әһәмиятле. Беларусь Милли фәннәр академиясенең Крапива исемендәге Сәнгать белеме, этнография һәм фольклор институты баш фәнни хезмәткәре Елизавета Квилинкова үзенең гагауз тематикасын өйрәнгәндә дә галим хезмәтләренә мөрәҗәгать итүен әйтә. Хәзер ул Беларусьтагы татарлар һәм башкортларның мәдәниятен тикшерә.

Калмык дәүләт университетының «Монгол халыкларының мәдәни мирасы» халыкара фәнни үзәге директоры Евдокия Хабунова да Урманчеевның хезмәтләрен киң мәдәни мирасның бер өлеше дип бәяли. Аның фикеренчә, фольклор — кеше хәтерендә сакланып, иң кыйммәтле тәҗрибәне киләчәк буыннарга тапшыра торган хәзинә.

«Бичура төенчеге»: фәннән балалар дөньясына

Галимнәр туплаган белем фәнни хезмәтләрдә генә калмасын, балаларга да барып җитсен. «Гаилә һәм мәктәп» журналында шәхсән мин журналист буларак Фатих Урманчеевның фәнни хезмәтләренә таянып, «Бичура төенчеге» рубрикасын алып барам. Рубрика укучыларны татар мифологиясе, борынгы ышанулар һәм халык арасында сакланган хикәятләр белән таныштырам. Бичура турындагы риваятьләр балаларны уйланырга этәрә: бу образ каян килеп чыккан, кешеләр ни өчен аңа ышанган, хикәятләр ничек буыннан-буынга күчкән?

Мондый материаллар туган телгә кызыксыну уята, халык иҗатын аңларга һәм мәгълүматны чагыштырып нәтиҗә ясарга өйрәтә. Иң мөһиме — мифологик образларны фәнни факт итеп түгел, халыкның тарихи-мәдәни күзаллаулары чагылышы буларак аңлату. «Бичура төенчеге» шушы яктан әһәмиятле: галимнең эзләнүләре балаларга аңлаешлы телдә җиткерелә, ә милли мирас гаиләдә һәм мәктәптә өйрәнелә торган тере белемгә әйләнә.

Эстафета — яшь галимнәргә

Конференция эшенең алдагы көннәрендә «Манас», «Идегәй», «Урал батыр», «Җангар» эпослары, якут эпосы һәм Себер татарлары дастаннары тикшереләчәк. Шулай ук мифология, йола фольклоры, халык иҗатының музыкада һәм сәнгатьтә чагылышы, фольклор материалларын архивларда саклау һәм мәгарифтә куллану мәсьәләләре каралачак.

21–23 октябрьдә «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе дә эшли. Анда Россиянең 11 төбәгеннән һәм Кыргызстаннан 40тан артык студент, аспирант һәм яшь галим катнаша. Программада фольклористикада ясалма интеллект куллану, этнографик кино һәм Идел буе халыкларының фольклор текстлары атласы турында чыгышлар бар. Яшьләрне фольклорны өйрәнүгә тарту — милли хәтерне саклауның мөһим шарты. Бала әкиятнең, риваятьнең яки гаиләдә сакланган җырның кыйммәтен аңласа, ул туган теленә һәм мәдәниятенә дә якыная.

Фатих Урманчеев мирасы шуны искәртә: халыкның рухи хәзинәсен саклау өчен аны өйрәнергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Бу эш еш кына гаиләдә сөйләнгән бер әкияттән, китапка кызыксынудан һәм баланың гади генә «Ни өчен?» дигән соравыннан башлана.
Белешмә:Фатих Ибраһим улы Урманчеев (1936–2021) — татар фольклорчысы, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор. Татар халык эпосын, дастаннарны һәм төрки халыкларның эпик мирасын өйрәнүгә зур өлеш керткән. Аның хезмәтләре татар фольклорын гомумтөрки мәдәни контекстта тикшерүгә һәм яшь белгечләр әзерләүгә хезмәт итә.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ