Казанның Иске Татар бистәсендә кино күрсәтәләр
14 һәм 15 октябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә ачык кино күрсәтүләр узачак.
Программада «Исәнме сез?» мелодрамасы» (2021) һәм «Минем бабай» гаилә фильмы (2025) тәкъдим ителә.
Бүген, 14 октябрьдә, 17:00 сәгатьтә «Исәнме сез?» фильмын карап булачак. Картина традицион татар гаиләсе турында сөйли: аның әгъзалары бәйрәмнәрдә һәм юбилейларда бергә җыелалар, бер-берсенә җылы сүзләр әйтәләр һәм вәгъдәләр бирәләр. Ә аннары һәркем үз тормышына кайта. Ләкин бервакыт бер туганы авырып китә һәм аңа бөтен гаилә ярдәме кирәк була…
Пәнҗешәмбе, 15 октябрьдә, 17:00 сәгатьтә тамашачылар «Минем бабай» гаилә фильмын күрәчәк. Сюжет буенча 12 яшьлек ятим Ваня урманчы бабае янына ерак Себер авылына килә. Метеоритны күргәч, бабай һәм онык аның төшкән урынына куркыныч экспедициягә китә. Бары тик батырлык, кыюлык һәм мәхәббәт кенә тайга әзерләгән барлык сынауларны җиңәргә һәм малайдан чын ир-ат тәрбияләргә сәләтле.
Кино күрсәтүләр Каюм Насыйри ур., 38 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә Казанның тарихи бистәләрне үстерү дирекциясе.





Комментарийлар