Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара фәнни-гамәли конференция узды

7–11 октябрьдә ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова Карачай-Чиркәс Республикасының Черкесск шәһәрендә оештырылган «Нугайлар: XXI гасыр. Тарих. Тел. Мәдәният: тамырлардан – киләчәккә» дип аталган lV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырылган чараларда катнаша.

Халыкара конференция күренекле нугай фольклорчы-галим Ашим Сикалиевның тууына 90 ел тулуга багышланган иде. Чараның төп оештыручысы – Хизир Хапсироков исемендәге Карачай-Чиркәс гуманитар тикшеренүләр институты.

 

Лилия Хатип кызы Халыкара конференциянең пленар утырышында "Нугай җыраулары мәдәниятенең татар халык иҗатына йогынтысы: хушавазлар" дигән темага чыгыш ясады, хуҗаларга Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИдә чыккан академик күптомлыкларны тапшырды, Ашим Сикалиевның 5 томлык фәнни мирасы презентациясендә катнашты, секция утырышларында докладлар тыңлады һәм әңгәмәдә катнашты, Икон-Халк (Туктамыш) аулында (Кавказда 4–7 мең кеше яши торган зур авыл) Ашим Сикалиев урамын һәм аңа багышланган истәлек-тактаны ачу тантанасында үз сүзен әйтте, аул мәктәбендә ачылган туган якны өйрәнү музее ачылышында булды.

 

Чыганак – ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты рәсми аккаунты.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ