Рузилә Дәүләтбаева икенче урынга лаек булды
«Таян Аллаһка» бәйгесендә «Шигърият» номинациясендә 2 нче урынны Рузилә Нуршаех кызы Дәүләтбаева алды.
«Шигърият» номинациясе, 2 нче урын.
Рузилә Нуршаех кызы Дәүләтбаева.
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Иман нуры
Динебез бит – ислам дине,
Нигезендә иман ята.
Яшәү дәверендә тик без
Ясамасак иде хата.
Динебезне көчләп таксак,
Мәрхәмәтлек тоялмабыз.
Һаваланып кына яшәп
Яхшы тормыш коралмабыз.
Ислам дине – акыл дине,
Һәммәбезгә камил дин ул.
Коръән укып, гыйлем алу,
Һәр кешегә бик тә зарур.
Нинди генә эш башласак,
Бисмиллаһтан башлау шарттыр,
Аллаһымның изге эшкә,
Һәрвакытта күң(е)ле шаттыр.
Аңлаталсак оланнарга,
Нәрсә яхшы, нәрсә начар.
Күндәмнәргә, әдәплегә
Иман нуры юлын ачар.
Аятьләрне җайлап кына,
Аһәң белән укый алсак.
Сүрәләрнең төп мәгънәсен,
Сабыр гына аңлаталсак.
Вәгазь сөйләп төшендерсәк,
Яшь буынга кануннарны,
Зиһененә сеңдерә алсак,
Иң кирәкле кагыйдәне.
Тыңлаучының күңеленә,
Иман нуры сала барсак.
Яктылыкка, азатлыкка,
Дөрес итеп юл да салсак.
Кешелектә явызлык та,
Тәккәберлек бетәр иде.
Тормышыбыз балкып, гөрләп,
Ямьләнеп тә китәр иде.
Әхлаклылык кыйммәт сыйфат,
Сатып алып булмый аны.
Менә шуны аңлаганнар,
Бу җиһанда бары данлы.
Рухи байлык кешелекне,
Борынгыдан кеше иткән.
Намус, вөҗдан һәм горурлык,
Татарны бит милләт иткән.
Әбекәйнең нурлы йөзе
Сабый чактан әби, әбекәйле,
Рәхәт тормыш насыйп иткәнгә,
Аллаһыма мең кат рәхмәтле,
Алтмышыма инде җиткәндә.
Динле иде алар, денле иде,
Тәрбияләре булды үтемле.
Үз юллларын салып барган алар
Булган алар шундый түземле.
Әбекәйнең нурлы йөзендә,
Кояш балкып торды гомергә.
Кемне генә кунак итмәде,
Самавыры торды түрендә.
Олыларны хөрмәт итәргә,
Кечеләргә ярдәм итәргә,
Үз артыннан безне ияртте.
Кешелекле булды нияте.
Хезмәт тәрбиясе бирде безгә,
Һәр эшендә булды төгәллек.
Пөхтәлеге ис китәрлек иде,
Ак яулыгы – үзе гүзәллек.
Бик яратты безне, оланнарын,
Бәхет-тәүфыйк кына теләде.
Әнкәбезгә булды олы терәк,
Оныкларга бишек көйләде.
Сырхауларга иң беренче булып,
Ярдәм кулы сузды һәрвакыт.
Кулы белән генә түгел, тыны белән,
Дәвалады, моңа без шаһит.
Бәйрәм җитсә, авыл балаларын,
Тәмле ризык белән сыйлады.
Никадәрле чыр-чу килсәк тә,
Җитте сезгә, диеп тыймады.
Әйтә иде: бервакытта гына,
Шау-шу килеп гөрләшер чаклар.
Үсеп буйга җиткәч, искә төшәр,
Булмагансыз икән чит-ятлар.
Искә төште әбекәйле чаклар,
Рәхәт чаклар, бәхетле чаклар.
Безнең әбекәйләр булган икән бит,
Тормыштагы иң олуг затлар.
Гариф мулла дәвамчысы
Кече яшьтән белгән инде Тукай,
Җиде буын мулла туганын,
Коръән укып, эчтәлеген аңлап,
Ислам дине затлы булганын.
Дини белем үсмер чактан ук,
Күңеленә аның салынган.
Гариф мулла дәвамчысы булып,
Мәгърифәтле булып танылган.
Диннең вөҗдани эш икәнлеген,
Иреклеген искәртә барган.
Кыска гына гомере эчендә,
Халкыбызга аңлата алган.
Диннең чын мәгънәсен ачып биргән,
Әсәрләре шуның турында.
Коръәннең иң изге икәнен,
Төшендергән безнең буынга.





Комментарийлар