Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика бюджеты турындагы закон проекты каралды

Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Анда депутатлар 2027 елга һәм 2028 һәм 2029 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карады. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

 

2027 елда Татарстан бюджетыннан мәгариф өлкәсенә 122,6 миллиард сум тотарга ниятлиләр. Ул һөнәри белем бирү оешмаларын, гомуми, югары һәм өстәмә, һөнәри белем бирү дәүләт учреждениеләрен финанслауга юнәлтеләчәк. Шулай ук балалар һәм яшьләр өчен мәктәптән тыш чаралар үткәрүгә,  яшь белгечләргә ярдәм итүгә, «Физик-химик алгарыш» һәм «Физик-математик алгарыш» проектларын гамәлгә ашыруга, мөгаллимнәрне торак белән тәэмин итү, хосусый мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларына субсидияләр бирү һәм башка чыгымнар каралган.

 

Утырышта шулай ук депутатлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында докладын тыңладылар.


Фото – ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ