Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем бирү оешмаларын ремонтлау - илкүләм проект

Узган ел министрлык мәгариф өлкәсендә ике федераль һәм дүрт республика дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашкан.

Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әйтте.

 

«2025 елдан без «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә», «кадрлар» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда катнашабыз, алар кысаларында мәгариф инфраструктурасын үстерүгә, педагогларга, талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итүгә, эшкә урнашуга һәм карьера үсешенә ярдәм итүгә, ватанпәрвәрлек буенча тәрбиягә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә, – дип билгеләп үтте Рамил Хәйруллин. – Югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга кушыла».

 

Дәүләт программалары кысаларында 2025 елда 10 мәгариф объекты файдалануга тапшырылган: 2448 урынлы 2 мәктәп, 1611 урынлы 3 өстәмә корпус, 980 урынлы 5 балалар бакчасы. 200дән артык мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясалган. Яңа илкүләм проектларның яңалыгы – федераль программага мәктәпләрне генә түгел, балалар бакчаларын һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен дә капиталь ремонтлау.

 

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин аңлатканча, хәзер республикада ятим балаларга торак алуга чират шактый зур – якынча 4 мең кеше. Елына 700гә якын кеше фатир ала. Узган ел бу сан 641 булган.
Фотолар – ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ