Мәгариф автор яңалыклары
-
Заманнан алда барган галим
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов – Татарстан мәгарифе һәм фәнен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхес. Аның фәнни кызыксынулары педагогика белән генә чикләнми: ислам тарихы, дини мәгариф, гарәп телен укыту мәсьәләләре һәрчак галимнең игътибар үзәгендә була. «Ислам дөньясы» («Мир ислама») һәм «Мөхәммәд пәйгамбәр» («Пророк Мухаммед») кебек хезмәтләре бүген дә фәнни һәм мәгърифәти кыйммәтен югалтмый.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Онытылмас еллар
Хезмәт кенәгәсен актарып утырам. «Татарстан яшьләре» гәҗитендә – 7, «Мәгариф» журналында 13 ел эшләгәнмен икән. Ике басма да минем өчен бик кадерле. Шуңадыр ахры, алар төшемә еш керә иде. «Иде» дип әйтәм, «Татарстан яшьләре» чыгудан туктагач, төшләр күреп уянулар сирәгәйде. Хезмәт юлымны башлаган гәҗитнең кинәт бетүен мин бик авыр кичердем...
-
«Көзләрдән юату эзләмә!» – Равилә Шәйдуллина-Муратның әдәби кичәсе узды
11 нче ноябрь көнне КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Көзләрдән юату эзләмә!» – Равилә Шәйдуллина-Муратның әдәби дөньясы…» дип исемләнгән чара үтте. Ул Татарстанда югары педагогик белем бирүнең 150 еллыгына һәм Көнчыгыш педагогия институтында татар бүлеге ачылуның 100 еллыгына багышланган иде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Укытучы һөнәрен сайлаучылар профильле фәннән БДИ тапшырачак
2027 елгы кабул итү кампаниясеннән педагогик белгечлекләргә укырга керергә теләүчеләр сайлаган юнәлешләренә туры килгән фәннән бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырырга тиеш булачак. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгында әйтелә.
-
«Cosmosea» программасы мөмкинлекләре
Бүгенге балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирүнең яңа юлларын эзләү дәвам итә. Баланың кызыксынуын ничек уятырга? Аны яңа белемне әзер килеш кабул итәргә түгел, ә сораулар бирергә, күзәтергә, чагыштырырга, нәтиҗә ясарга ничек өйрәтергә? Икенче телне өйрәнүне ничек мавыктыргыч итәргә һәм шул ук вакытта табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә?
-
Фәрид Абдулганиев: «Шәрык базары» фестивале халыкара мәдәни диалогның абруйлы мәйданчыгына әверелде»
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Россия – Көнчыгыш» – «Казанда Шәрык базары» V Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы булды. Быел фестиваль «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы кысаларында уза һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Фестивальдә Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрнең 40 иленнән, шул исәптән 30 Ислам дәүләтеннән вәкилләр катнаша. Кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев сәламләде.
-
Татарстан мәктәп укучыларына «Бу физика законы» мультсериалы тәкъдим ителде
«Физхим алгарыш» республика мәгариф проектының рәсми сайтында «Бу физика законы» танып белү мультсериалының беренче сериясе чыкты. Барлыгы 12 эпизод әзерләгән. Яңа серияләр әзер булган саен сайтта урнаштырылачак.
-
«Тарих ачкычы» олимпиада сменасы тәмамланды
«Байтик» комплексында тарих фәненнән «Тарих ачкычы» республика уку сменасы узды. 24 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дәвам иткән чарада Татарстанның 25 муниципаль районыннан укучылар катнашты.
-
Казан укучысы химиядән халыкара олимпиадада алтын медальгә лаек булды
Казанның 131 нче лицее укучысы Ибраһим Шәйхетдинов Әбү Райхан Бируни исемендәге III Халыкара химия олимпиадасында алтын медальгә лаек булды. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган дүрт укучының барысы да иң югары бүләккә ия булды. Олимпиада Үзбәкстан составындагы Каракалпакстан Республикасының Нөкес шәһәрендә узды.
-
Республика мәгарифе ренессансы
Көнчыгыш педагогика институтының татар һәм рус бүлекләрен үз эченә алган филология факультеты составында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 1926 елда оештырыла, димәк, аңа да быел 100 ел тула. Узган гасырның соңгы чиреге һәм яңасының беренче унъеллыгы кафедра галим-методистларының фәнни һәм методик юнәлешләрдә зур нәтиҗәләр күрсәтеп эшләве белән аерылып тора. Республикабызның мәгарифе тарихында әлеге чорны чын мәгънәсендә Ренессанс – Яңарыш, яңа сулыш алу еллары булды дип тә санарга мөмкин.
-
Мәктәп тарихы музее
Мәктәп музее ул – уку йорты тарихын саклаучы гына түгел, ә ил язмышын, халык хәтерен киләчәк буыннарга җиткерәсе рухи хәзинә дә. Экспонатлар арасында сакланган фотолар, документлар, хатлар, шәхси истәлекләр аша без мәктәпнең генә түгел, җәмгыятьнең, дәүләтнең, кешеләр язмышының да тарихын укыйбыз. Кайчак бер генә саргайган дәфтәр дә китаплар сөйли алмаган хакыйкатьне ачып сала.
-
Халыкчан юмор аша тарихи сатира (Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» романы буенча)
Драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» әсәре 2005 елда дөнья күрә. Жанр үзенчәлеге ягыннан әсәрне берсүзсез билгеләү кыен, чөнки биредә укучы юмор, сатира, публицистика һәм көндәлек тормыш элементлары белән очраша.
-
Сүздән халыкның мәдәни кодына
Без һөнәри бәйгеләрнең методик хәзинәсен укучыларга тәкъдим итүне дәвам итәбез. Бүгенге язмада – Бөтенроссия күләмендә узган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесендә туган телгә өйрәтүче тәрбиячеләр арасында 3 нче урынны яулаган, Татарстан данын лаеклы яклаган Казан 358 нче балалар бакчасының туган татар теле тәрбиячесе Алсу Мәсхүт кызы Галиева методик остаханәсе. Бу – зур хезмәт, талант һәм туган телгә чиксез мәхәббәт нәтиҗәсе. Бөтенроссия сәхнәсендә республикабызның туган тел укыту тәҗрибәсен күрсәтү, иң көчле педагоглар белән көч сынашу һәм җиңү яулау – Татарстан мәгариф системасының, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшнең лаеклы бәясе. Алсу Мәсхүт кызының бай тәҗрибәсе, балаларга мәдәни кодны җиткерү серләре белән танышырга чакырабыз.
-
Иң яхшы «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне укытучысы билгеле
Казанның 171 нче урта мәктәбе укытучысы Эмиль Фәйзуллин «Татарстан Республикасының Ел укытучысы» республика бәйгесенең «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне буенча җиңүчесе булды.
-
Казан укучысы химиядән халыкара олимпиадада катнаша
Казанның 131 нче лицеенда белем алучы Ибраһим Шәйхетдинов Әбү Рәйхан әл-Бируни исемендәге химия буенча халыкара олимпиадада Россия җыелма командасы составында катнашачак. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.




