Мәктәп укытучыларының бер ставкасы атнага 18 сәгатьне тәшкил итә
Мәктәп укытучылары өчен бер ставка күләмендәге атналык педагогик йөкләнеш 18 сәгать тәшкил итә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Министр сүзләренчә, педагогик йөкләнешкә дәресләр белән беррәттән дәрестән тыш эшчәнлек тә керә.
Мәгариф министрлыгы аңлатуынча, 18 сәгатьлек күрсәткеч укытучының хезмәт хакын исәпләүдә кулланыла. Педагогик йөкләнешнең күләме укытучының вазифасына һәм белгечлегенә бәйле рәвештә билгеләнә. Конкрет сәгатьләр саны белем бирү оешмасында билгеләнә.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар