Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин Белем көне белән котлады

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Белем көне белән котлады.

«Кадерле укучылар, студентлар, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

1 сентябрь – ничә яшьтә булуыбызга карамастан, барыбызны да берләштерә торган үзенчәлекле көн: беренче сыйныф укучылары дулкынлана, укучылар һәм студентлар җәйге каникуллардан соң дуслары белән күрешергә ашыга, әти-әниләр борчыла һәм укытучыларыбыз бәйрәмне зур дулкынлану белән каршы ала.

Бу календарьдагы гади бер дата гына түгел, ә бөтен республикабыз һәм илебез нәкъ менә шушы бәйрәмдә кабат бер зур мәктәп гаиләсенә әверелә.

Быел 44 меңнән артык беренче сыйныф укучысы белем дөньясына беренче адымнарын ясаячак. Бу көнне алар җаваплылык кына түгел, ә шатлык та тоярга, янәшәләрендә аларның теләсә нинди идеясен хупларга һәм теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәргә әзер торган өлкәннәр барлыгын аңларга тиеш.

Кадерле балалар, сез – уку  йортының иң кечкенәләре булсагыз да,  инде иң мөһим катнашучылары. Беренче кыңгырау сезнең өчен мавыктыргыч сәяхәтнең башы булсын.

Укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Көндәлек хезмәтегез һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Быел сезнең рәтләргә меңгә якын яшь белгеч кушылачак. Аларның энергиясе һәм сезнең тәҗрибәгез сыйныфларда үзенчәлекле җылы мохит тудырсын.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә зирәклек, сабырлык һәм балаларыгызга таяныч булып ярдәм итүегезне телим. Сезнең аларга булган мәхәббәтегез һәм ышанычыгыз могҗизалар тудыра ала.

Бу уку елы һәрберебез өчен дә имин, якты һәм уңышлы булсын.

Хәерле юл сезгә!», – диелә котлауда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ