Тинчурин театрының яңа офыклары: фойедан башланган үзгәреш
Театрга спектакль карарга киләбез. Пәрдә ачылганчы билетны кулга кысып, танышлар белән күрешеп, фойеда бераз сөйләшеп торабыз да залга үтәбез. Гадәттә, фойе — спектакльне көтеп тору урыны гына. Ә Тинчурин театрында аны бүтәнчә күрергә телиләр. Биредә хәзер тамашачыны сәхнәгә кадәр заманча сәнгать каршы ала.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 28–29 августта Илгиз Зәйниевнең «Лу» спектакле белән 93 нче сезонын ачты. Яңа сезонның шигаре дә очраклы түгел — «Яңа офыклар». Ә театрның фойесында ачылган заманча сәнгать күргәзмәсе шул офыкларның беренче билгеләренең берсе булып тора.
Фойе да спектакльгә әверелә
Театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров яңа сезон алдыннан журналистлар белән очрашуда театр киңлекләрен «җанландыру» теләге турында сөйләгән иде. Бу сүзләрнең чын мәгънәсен сезон ачылышында күрергә мөмкин булды.
Фойеда заманча сәнгать әсәрләре пәйда булды. Күргәзмәне оештыруда ES Gallery ярдәм иткән. Галерея театрга берничә сәнгать әсәрен бүләк иткән. Алар театр мохитенә яңа төсмер өсти: тамашачы, сәхнәгә кергәнче үк, башка эстетик дөньяга килеп эләгә. «Бу стеналарда тормыш кайнап торырга тиеш. Ел дәвамында без монда төрле күргәзмәләр һәм чаралар уздырырга телибез», — диде Айдар Җаббаров, күргәзмәне ачканда. Бу фикернең үзендә үк Тинчурин театрының соңгы вакыттагы үзгәрешләренә ачкыч бар. Театр хәзер тамашачыны бары тик спектакль вакытында гына түгел, ә аның тирәсендәге киңлектә дә каршы алырга омтыла. Ягъни театр — пәрдә ачылып, артистлар сәхнәгә чыкканнан соң гына башлана торган урын түгел.
Сәнгать әсәренә карап торганда, тамашачының күңелендә ниндидер сорау туа. Бу нәрсә турында? Автор нәрсә әйтергә теләгән? Ни өчен нәкъ менә шушы форма, шушы төс, шушы образ сайланган? Һәм иң мөһиме — театр белән заманча сәнгать арасында нинди уртаклык бар? Бәлки, җавап гади генәдер: икесе дә кешене көндәлек халәтеннән чыгара.
«Яңа офыклар»...
Тинчурин театры өчен 93 нче сезон репертуарны яңарту белән генә чикләнми.
Быелгы сезон «Лу» спектакле белән ачылды. Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган спектакльне Айдар Җаббаров сәхнәләштерде. Төп рольдә — Нәфисә Хәйруллина. Аның өчен бу Казан сәхнәсенә тугыз елдан соң яңадан кайту булды. Хәсән Туфан образын Татарстанның атказанган артистлары Идел Кыямов һәм Артем Пискунов чиратлашып башкара.
«Лу» — шагыйрь Хәсән Туфан белән аның хатыны Луиза Салиаскарованың мәхәббәт тарихы турында. Ләкин спектакльдә шәхси хисләр генә түгел, чорның авырлыгы да бар. 1930 еллар, репрессияләр, гаиләнең таркалуы, көтү, югалту — болар барысы да Лу язмышы аша тәкъдим ителә. Шул ук вакытта спектакльнең үзендә дә театрның яңа тел эзләве сизелә. Сәхнә бизәлешендә кызыл пәрдәләр, цифрлы экраннар, музыка, татарча речитатив кулланылган. Ягъни классик театр сөйләменә бүгенге визуаль һәм музыкаль чаралар кушыла.
Режиссерның татар әдибенең тугры хатыны образына мөрәҗәгать үтүе аеруча мактауга лаек. Әйтерсең лә А.Җаббаров бүгенге җәмгыятькә татар хатыннарының нинди булырга мөмкиннәрен күрсәтә, раслый... Театрда калыплашмаган, яңа йөзләр булуы да тамашаны карарга кызыклы итә.
Театрга төрле режиссёрлар килә
93 нче сезонда тамашачыны яңа спектакльләр генә түгел, төрле режиссёрлар белән эшләү дә көтә. Театр бер генә стильгә ябышып калырга җыенмауларын да хәбәр иттеләр. Татар драматургиясе дә, чит ил классикасы да, балалар әдәбияты да, башка мәдәниятләр әсәрләре дә урын табачак. Димәк, «Яңа офыклар» — репертуарның географиясен һәм жанрларын киңәйтү омтылышы да.
Автор фотолары





Комментарийлар