Түбән Камада бердәм милли мәгариф кластеры булдырырга ниятлиләр
Түбән Камада беренче һәм икенче гимназияләр, шулай ук 83 нче балалар бакчасы базасында бердәм милли мәгариф кластеры булдырырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Түбән Кама районына эш сәфәре барышында хәбәр итте.
Марат Әхмәтов Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә, 83 нче балалар бакчасында һәм Балалар экология-биология үзәгендә булды.
Милли мәгариф кластеры кысаларында балалар бакчасы һәм гимназияләрдәге белем, тәрбия бирү программаларын үзара бәйләү күздә тотыла. 83 нче балалар бакчасын тәмамлаучыларның күбесе белемнәрен беренче һәм икенче гимназияләрдә дәвам итә.
«Беренче гимназия дә, икенче гимназия дә – Түбән Кама шәһәренең милли мәгариф нигезе. Хәзер милли мәгарифнең эчтәлегенә игътибарны юнәлтергә кирәк. Кластер системасын киңәйтү мөһим», – диде Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов шулай ук милли тәрбиядә гаиләнең ролен дә билгеләп үтте. Аның фикеренчә, гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәп бердәм система буларак эшләгәндә нәтиҗә югарырак булачак.
Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар