Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россия халыклары традицион костюмы» Бөтенроссия фестивале

4–6 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр «Россия халыклары традицион костюмы» Бөтенроссия фестивале узачак. Бөтен илдән килгән осталар, дизайнерлар һәм иҗади коллективлар бер мәйданда очрашачак.

Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Россия халыклары традицион костюмы», «Традицион костюмдагы курчак» һәм «Костюм аксессуарлары» дигән күргәзмә эшлиячәк. Буыннан-буынга тапшырылган бизәкләр, җөйләр белән бушлай танышырга мөмкин.
Фестивальнең үзәк сәхнәсендә – конкурска тәкъдим ителгән коллекцияләр. Һәр коллекция традицияләрне тирән өйрәнүне һәм, шул ук вакытта, мәдәни кодка автор карашын чагылдырырга тиеш. Фестивальнең бүләкләү тантанасы һәм җиңүче коллекциясе танышу, алай тгына да түгел уникаль эшләрне сатып алу мөмкинлеге булган декоратив-гамәли сәнгать ярминкәсе 6 сентябрьгә тәгаенләнгән.

Конкурсантларның эшләрен сәхнәдән тәкъдим итүне һәркем тамаша кыла ала, бары тик алдан теркәлү үтәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ