Логотип Магариф уку
Цитата:

Марат Әхмәтов Әгерҗе гимназиясе укучыларын Белем көне белән котлады

1 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Әгерҗе районына эш сәфәре барышында Советлар Союзы Герое Асаф Габдрахманов исемендәге 1 нче гимназиядә булды һәм укучыларны яңа уку елы башлану белән котлады.

Быел гимназиянең 500 урынга исәпләнгән яңа бинасы ачылды. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында төзелгән. Элекке бина 1936 елда төзелгән булган һәм авария хәленә килгән.

Марат Әхмәтов гимназиядәге уку кабинетлары белән танышты һәм «Татэнерго» ярдәме белән булдырылган профильле энергокласс ачылышында катнашты. Анда физика һәм электротехника фәннәрен тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге каралган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ