Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләтле яшьләр – икътисади үсеш нигезе

Бүген 14 октябрьдә Казанда сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүгә багышланган «Сәләт траекториясе: сәләтне ачыклаудан һөнәри юнәлеш сайлауга кадәр» («Траектория Т таланта: от выявления к профессиональному самоопределению») Бөтенроссия конференциясе ачылды.

Чара 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россиянең 44 төбәгеннән килгән вәкилләрне берләштергән конференция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды һәм «Казан ачык талантлар университеты 2.0» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан үткәрелә.

 

Конференциядә дәүләт хакимияте органнары, мәгариф оешмалары, югары уку йортлары, компанияләр һәм һөнәри берләшмәләр вәкилләре, шулай ук «Сириус» мәгариф үзәге моделе буенча эшләүче төбәк үзәкләре җитәкчеләре катнаша.

 

Ачылыш көнендә «Сәләт һәм икътисад» темасына пленар утырыш, шулай ук фәнни-технологик эшчәнлек, сәләтле балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, аларның потенциалын үстерү һәм яшьләрне һөнәри юнәлештә әзерләү мәсьәләләренә багышланган тематик секцияләр уздырыла. Конференциянең төп максаты – балалар һәм яшьләрнең сәләтен вакытында ачыклау, аны үстерү өчен нәтиҗәле шартлар булдыру, мәгарифне фән һәм икътисад белән бәйләү, яшьләргә киләчәк һөнәрләрен сайлауда ярдәм итү.

 

Катнашучылар шулай ук төбәкләрдә сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашачак, аларның шәхси һәм һөнәри үсешен озак вакытка планлаштыру юллары турында фикер алышачаклар. Конференция кысаларында Татарстанның белем бирү мәйданчыклары белән танышу да каралган.

Автор фотолары.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ