Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары фәнни фестивальдә катнаша

24 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КНИТУ) «Физхим алгарыш» республика проекты кысаларында өч фестиваль узачак. Чарада 7–11 сыйныфларда белем алучы 1600 мәктәп укучысы катнашыр дип көтелә.

Катнашучылар заманча технологияләр һәм фәнни ачышлар белән танышачак, физика һәм химиянең көндәлек тормышта һәм сәнәгатьтә ничек кулланылуын беләчәк.

Беренче фестиваль –  «Химбиофест» — 24 октябрьдә узачак һәм тере системалар химиясенә багышланачак. Мәктәп укучылары биохимик процессларны өйрәнәчәк, азык-төлек химиясе белән танышачак, табигый эчемлекләр һәм ашарга яраклы гидрогель ясап карый алачак. Шулай ук вируслар һәм бактерияләр турында мәгълүмат алачак.

31 октябрьдә яңа материалларга багышланган «Полифест» фестивале узачак. Катнашучылар хуш исле визиткалар, парфюмерия продукциясе, эпоксид сумаладан эшләнмәләр һәм фармацевтик шәмнәр ясаячак. Моннан тыш, полимерлар белән тәҗрибәләр үткәрәчәк.

Программа 7 ноябрьдә узачак «Спецхимфест» фестивале белән тәмамланачак. Ул укучыларны гамәли химия һәм заманча җитештерү технологияләре белән таныштырачак. Практик дәресләрдә уттан саклаучы буяулар ясау, агынты суларны чистарту ысулларын өйрәнү, ирекле кою ысулы белән шәмнәр әзерләү һәм катлаулы объектларны 3D-модельләштерү нигезләрен үзләштерү каралган.

Фото: «Физхим алгарыш» проекты матбугт хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ