Казанда Хаков укулары
21–22 октябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы галимнәре күренекле тел белгече, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, шәрәфле профессор Вахит Хаковның 100 еллык юбилее уңаеннан «Хаков укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрә.
Фәнни чарада катнашучылар олы галимнең фәнни мирасын өйрәнү, шул юнәлештә эшләүче яшь буын галимнәрне үстерү, аларның үзара багланышларын ныгыту мәсьәләләренең актуаль булуын билгеләп үттеләр. Конференциядә яңгыраш алган фикерләр галимнәр, аспирантлар өчен генә түгел, студентлар, мәктәп укытучылары һәм укучылары өчен дә файдалы.
Вахит Хөҗҗәт улы Хаков 1926 елның 16 августында Татарстанның Буа районы Күзби авылында туа. Бөек Ватан сугышы ветераны, Япониягә каршы сугышларда катнаша. Хәрби хезмәттән кайткач, Тәтеш педагогия училищесында, Казан дәүләт университетында укый, аспирантура тәмамлый. 1960 елдан башлап, аның фәнни-педагогик, методик эшчәнлеге КДУ белән бәйле.Татар теле кафедрасында ассистент, доцент, профессор, кафедра мөдире булып эшли. «XX йөз башы әдәби теле тарихы» дигән темага кандидатлык, «Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм аның стильләре үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Галимнең «Татар әдәби теле тарихы», «Тел – тарих көзгесе» дигән монографияләрендә татар теленең катлаулы үсеш юллары яктыртыла. Ул барлыгы 500 дән артык фәнни-методик мәкалә, 30 монография, уку дәреслекләре һәм әсбаплары авторы. Аның җитәкчелегендә 15 аспирант диссертация яклады, 10 га якын яшь укытучы һәм аспирант фәнни эш яза.
Автор фотолары





Комментарийлар