Логотип Магариф уку
Цитата:

«Планетада дежурный» сменасы тәмамлана

Бүген «Байтик» сәламәтләндерү комплексы базасында «Планетада дежурный» («Дежурный по планете») Бөтенроссия космик сменасын тантаналы ябу чарасы уза.

9–16 октябрьдә Татарстан Республикасы «Планетада дежурный» Бөтенроссия космик сменасын кабул итте. Ул Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан «Космос өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында, Инновацияләргә ярдәм фонды, «Роскосмос» дәүләт корпорациясе һәм «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды ярдәме белән оештырылды.

Сменада космик технологияләр юнәлешләре буенча илнең 40 төбәгеннән килгән 12–18 яшьлек 100 дән артык мәктәп укучысы катнашты. Катнашучылар Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары, фәнни оешмалары һәм технологик компанияләре белгечләре җитәкчелегендә гамәли мәсьәләләр өстендә эшләде. Космик робототехника, иярченнәр ярдәмендә мониторинг үткәрү, ясалма фәһем һәм инженерлык системаларын эшләү юнәлешләрендә проектлар әзерләде.

Бүген Бөтенроссия космик сменасына йомгак ясалачак. Финалга чыгучылар эш нәтиҗәләрен белгечләргә тәкъдим итәчәк. Фото - нейрочелтәр.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ