Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары Казандагы балалар бакчаларының торышын өйрәнә

«Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Казанның Вахитов районындагы 209 нчы балалар бакчасында булды. Алар учреждение бинасын һәм аның территориясе белән танышты, педагоглар һәм җитәкчелек белән очрашты, ремонт мәсьәләләре турында фикер алышты.

Очрашуда берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Ләлә Кодәрмәтова, Ольга Воронова һәм Рима Мөхәммәдшина, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре һәм шәһәр Думасы депутатлары катнашты.

Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209 нчы балалар бакчасы 1963 елда төзелгән. Шул вакыттан бирле бинага капиталь ремонт ясалмаган. Берничә ел элек шәһәр бюджеты хисабына тәрәзәләр алыштырылган. Хәзерге вакытта бакчага 145 бала йөри, анда 30 хезмәткәр эшли.

Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, депутатлар хәзер балалар бакчаларының торышын өйрәнә һәм алдагы эшләрне планлаштыра. Аның фикеренчә, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча республика программасын булдыру яхшы нәтиҗә бирер иде. Шул ук вакытта ул бюджет мөмкинлекләрен һәм башка мөһим бурычларны да исәпкә алырга кирәклеген җиткерде.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ