Татарстан халкын ноябрьдә елның иң кыска эш атнасы көтә
Ноябрьнең беренче атнасында Татарстан халкы өч көн генә эшләячәк. Аларның икесе кыскартылган эш көне булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Биш көнлек эш атнасы графигы буенча, республика халкы 2, 3 һәм 5 ноябрьдә эшкә чыгачак. 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Бу 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне белән бәйле.
5 ноябрь шулай ук кыскартылган эш көне булачак. Ул 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан булачак. Республика халкын рәттән өч ял көне көтә – 6, 7 һәм 8 ноябрь.
Шулай итеп, 2-8 ноябрь атнасы эш вакыты буенча 2026 елның иң кыскасы булачак.
Гүзәл Закирова фотосы





Комментарийлар