Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәп укучылары — Бөтенроссия олимпиадасы финалында

Ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасының онлайн форматта үткән төп этабы тәмамланды. Катнашучылар ике турны үтте һәм катлаулы мәсьәләләрне чишүдә көч сынашты.

Татарстан Республикасы югары дәрәҗәдәге нәтиҗә күрсәтте: биш мәктәп укучысы иң яхшылар рәтенә кереп, финалга бару хокукына ия булды. Финалда Россиянең 18 төбәгеннән һәм 5 илдән 61 укучы катнашачак.

Безнең финалистлар:

Талашкевич Кирилл Дмитриевич — 11 нче сыйныф, КФУ IT-лицее;

Асылгареев Илдар Айратович — 11 нче сыйныф, КФУ IT-лицее;

Кузнецов Денис Дмитриевич — 11 нче сыйныф, Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе;

Григорьев Тимофей Дмитриевич — 10 нчы сыйныф, КФУ IT-лицее;

Нуруллин Руслан Николаевич — 11 нче сыйныф, Казан шәһәренең Мәскәү районы 75 нче гимназиясе.

Йомгаклау этабы Мәскәүдә 16-20 ноябрьдә үткәрелә.  Ә 31 нче октябрь көнне барлык катнашучылар өчен вебинар оештырыла. Биредә  мәсьәләләрнең дөрес чишелешләрен һәм иң еш очрый торган хаталар турында фикер алышыначак.

Азалия Мөхәрләмова

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ