Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар халык әкиятләре буенча квиз узачак

10 ноябрьдә Казанның яшүсмерләр клубларында «Кәҗә белән Сарык» исемле бушлай интеллектуаль уеннар узачак. Анда 12 яшьтән өлкәнрәк яшьләр катнаша ала. Клуб этабында җиңүчеләр шәһәр квизына чакыру һәм бүләкләр алачак.

Уеннарның расписаниесе:

2 ноябрь: 16:00 сәгатьтә –  «Романтик» (Химиклар ур., 35) һәм «Лимонад» (Латыш укчылары ур., 25) клубларында; 17:00 сәгатьтә –  «Сандугач»та (Гагарин ур., 77б).

3 ноябрь: 14:00 сәгатьтә –  «Юлдаш»  (Революция ур., 29); 16:00 сәгатьтә — «Талантика» (Окольная ур., 94, 1 нче корпус) клубларында

5 ноябрь: 15:30 сәгатьтә –  «Арена» (Симонов ур., 6); 17:00 сәгатьтә  «Яратам» (Короленко ур., 11а) яшүсмерләр клубларында.

7 ноябрь: 14:00 сәгатьтә – «Модуль» (Габишев ур., 14а).

10 ноябрь: 16:00 сәгатьтә – «Вертолет» яшьләр үзәге (Мало-Московская ур., 15).

Катнашу өчен команда туплап, сайланган клубның «ВКонтакте» төркеменә шәхси хәбәр аша гариза җибәрергә кирәк. Бу хакта «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фото: «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ