Урманчыга бүләккә 45 төп агач
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузуюров Кайбыч районы Олы Кайбыч авылындагы ял паркына танылган урманчы Илгиз Хәффазов хөрмәтенә 45 имән үсентесе утыртуны башлап йөрде.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузуюров Кайбыч районы Олы Кайбыч авылындагы ял паркына танылган урманчы Илгиз Хәффазов хөрмәтенә 45 имән үсентесе утыртуны башлап йөрде.
Бу данлыклы урманчы гомеренең 65 елын Кайбыч урманнарын саклауга, үстерүгә, яңа буыннарга җиткерүгә сарыф иткән. Бу хакта министр: «Шушы ял паркында утыртылган имәннәр гомерләрен урман хуҗалыгына багышлаган шәхесләрнең истәлеген саклауда сәбәпче булыр», – диде. Илгиз Хәффазов Кайбыч урман хуҗалыгында 45 ел эшләгән, җитәкче булган абруйлы урманчы.
Яңа имәнлек аллеясына агачлар утырту чарасында район хикимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Саба, Арча, Кайбыч, Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Лаеш, Яшел Үзән урман хуҗалыклары җитәкчеләре, ветераннар һәм «Бәрлебаш» төп мәктәбенең ТР атказанган укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина җитәкләгән яшь урманчылар катнашты. Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Илгиз Хәффазов хөрмәтенә элмә такта да куелды. Шунысын да әйтик: Кайбычта бөтен республикага билгеле булган имәннәр үсә, ул район гербында да чагылыш таба.
Республикабызда мондый чаралар «Урманнарны саклау», «Экологик иминлек» илкүләм проектлары кысалырында оештырыла.





Комментарийлар