2027 елга БДИ һәм ТДИ расписаниесе проекты әзерләнде
Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында 2027 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) расписаниеләре проектлары урнаштырылды. Документларны җәмәгатьчелек тикшерүе 2026 елның 10 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Проект нигезендә, БДИның вакытыннан алда уздырыла торган этабы 19 марттан 19 апрельгә кадәр, төп этабы 1 июньнән 9 июльгә кадәр, өстәмә этабы 3-24 сентябрьдә узачак.
БДИның төп этабы, 1 июнь көнне, тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтиханнар белән башлана. Рус теленнән имтихан 4 июньдә, база һәм профиль дәрәҗәсендәге математикадан 7 июньдә узачак. Җәмгыять белеме һәм физикадан имтиханнар 10 июньгә, биология, география һәм чит телләрдән (язма өлеш) 15 июньгә билгеләнгән. Информатика һәм чит телләрдән (телдән өлеш) имтихан өлеше 18 һәм 19 июньдә узачак.
Резерв көннәр 21-26 июньгә планлаштырылган.
ТДИның вакытыннан алда уздырыла торган этабы 20 апрельдән 14 майга кадәр, төп этабы 2 июньнән 5 июльгә кадәр, өстәмә этабы 2-24 сентябрьдә узачак.
ТДИның төп этабы 2 июньдә математикадан имтихан белән башлана. Информатика һәм чит телләрдән имтиханнар 5 июньдә, рус теленнән 11 июньдә узачак. Башка фәннәрдән имтиханнар 8, 16 һәм 21 июньгә билгеләнгән.
Резерв көннәр 28 июньнән 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар