Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда студентлар отрядларының фәнни-гамәли конференциясе узды

Казанда «Хәзер – иң кулай вакыт» («Сейчас самое время») дип исемләнгән II округ фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Идел буе федераль округының сигез төбәгеннән 39 кеше катнашты. Алар 34 фәнни мәкалә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 – Бүген студентлар отрядлары эшче һөнәрләр белән генә чикләнми, ә фәнни юнәлештә дә үсеш ала.  Шуңа бәйле рәвештә хәрәкәттә фәнни отрядлар барлыкка килә, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының күзәтчелек советы рәисе урынбасары Василий Ислаев.

Татарстанда фәнни отряд юнәлеше университет базасында оештырылган. Анда катнашучылар рәсми рәвештә эшкә урнашып,  энергетика машиналары төзелеше, нефть химиясе предприятиеләренең газ калдыкларын утильләштерү өлкәсендә тикшеренүләр алып бара.

Конференция яшь галимнәрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Россия студентлар отрядларында катнашучылар арасында фәнни эшчәнлекне популярлаштыру, хезмәтне оештыруда заманча карарларны гамәлгә кертү максатыннан үткәрелә. Катнашучылар эшләрен өч юнәлеш буенча тәкъдим итте: табигать фәннәре өлкәсендәге эшләнмәләр, гуманитар фәннәр буенча тикшеренүләр һәм төрле төбәкләрдәге студентлар отрядларының алдынгы тәҗрибәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ