Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнзилә Биктимерова: «Балаларны яратмасаң, мәктәпкә якын килмә»

Туган ягында калып, гомер буе балалар укыткан, хезмәттәшләренә остаз булган үз эшенең осталарына рәхмәт сүзләрен гел әйтеп торсаң да аз кебек. Бүгенге героебыз – Кайбыч районы Олы Подберезье авылының Советлар Союзы Герое Андрей Евдокимович Кошкин исемендәге мәктәбе директоры, Россия халык мәгарифе отличнигы, югары квалификацияле җитәкче, Татарстанның халык укытучысы Фәнзилә Фәһим кызы Биктимерова. Сүзне үзенә бирик.

Беренче адымнар

1983 елда Тәтеш педучилищесын кызыл дипломга тәмамлап кайткач, район мәгариф бүлеге мөдире Илгизәр Хаҗиевич Гыйльфанов янына юл тоттым.  Безнең авылдан 8–9 чакрым гына Кабык Күпер рус мәктәбе бар, шунда башлангыч сыйныф укытучысы булыйм әле, дип сорадым. Ризалашты, әйдә, математика укытырга, ди. Математиканы гомер буе яраттым, училищены тәмамлаганчы ук, институтка физматка укырга кергән идем (ул чакта килеп, имтиханнар алып, вузга кабул итүләр бар иде). Ярар, практика булыр, дидем. Озак та үтми, завуч итеп тә куйдылар. Икенче елны шунда директор итеп билгеләделәр. Ел ярымнан райкомга комсомол секретаре итеп алдылар. Ничек каршы килә алам инде? Ә мәктәп үзенә тарта бит. Кабаттан Илгизәр Хаҗиевич янына киттем. Хәлемә керде, Подберезьега директор булып барасыңмы, дип сорап куйды. Шундый авыл барлыгы турында ишетеп кенә белсәм дә, ярар, дидем. Өченче секретарь белән аның машинасына утырып чыгып киттек. Барабыз да барабыз: иске уазик, юллар юк, бөтен җиргә тузан керә. Барып җиттек: мәктәп иске, кирпечләре начар, идәннәре караңгы коңгырт төстә... Мине директор итеп таныштырдылар. Укытучылар җыелып утырган, күпме эшләрсез соң, диләр. Миңа кадәр директорлар озак тоткарланмаган икән. Менә шул килүдән 40 ел инде шушы мәктәптә. Хәзер дә ялларны үткәрә алмый аптырап бетәм – балалар тарта. Гаилә дә корылды, балалар да, оныклар да туды. Бар да мәктәп белән бәйле барды.

 

Исемегез русча ничек була?

Подберезьеда бик әйбәт халык, күңелләре матур. Мал асрамаган елларда да сөтсез, итсез тормадым. Бу авылга килгәндә 23 яшь кенә иде бит. Фәнзилә Фәһимовна дип йөрттеләр. Берсендә шулай кибеткә кергәч, сезнең исемегез русча ничек була соң, дип сорадылар. «Ә сезнеке татарча ничек була?» – дидем. Исем үзгәрми ул, мәйтәм. Өйрәнделәр. Рәхмәт яусын, олыладылар, ышанычлары зур булды. Тормыш булгач, мәшәкатьләре дә булып тора, авыр гаиләләр дә юк түгел. Мин килгән чакта 200 дән артык бала укый, интернатта торганнары да бихисап иде. Бер ел Чувашиядән 36 бала килеп укыды. Аларны, дәрескә кергәч, күзең белән бер әйләнеп чыгарга да күпме вакыт кирәк. Беренче тапкыр 1 миллион грант отып, ашханәне, интернатны ремонтладык. Икенче елны Татарстан 1 миллион бирде: җиһазлар алдык, информатика кабинетлары ачтык. 2006 елда, аннан 2016 елда мәктәпне капиталь төзекләндеп, тәрәзә, түбәләрне алмаштырдык. Ремонтны башла гына – бетә торган нәрсә түгел... Иганәчеләребез бар, район да  бик булыша. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин беркайчан да юк дип чыгарган юк. Менә җитештергән продукцияне сакларга подвал кирәк булды. Була, Фәнзилә апа, диде. Бөтен мәктәпләр ялт иткән бездә. Эшлисе генә килеп тора.

 

Урта белемне һәр бала үзләштерергә тиеш!

Сыйныфта һәр бала белән аерым эшләргә тырышам. Башкача булмый. Класс зурмы, кечкенәме, төркемнәргә бүлепме, дәресләрдән соңмы, бер әйткән сүзне аерым интонация, аерым мисаллар китереп, ун мәртәбә дә кабатлыймдыр бәлки, ләкин һәрбер балага, үзләштерү мөмкинлегенә карап, аерым траектория төзеп җиткерергә тырышам. Минем алымым шундый. Контроль эш эшләткәндә дә, килдем дә, әйдәгез, бүген контроль эш эшлибез дигән булмады. Башта өйгә эш бирәм, аннан дәрестә тикшереп чыгабыз, мөстәкыйль үзләштереп бетергәч, яңа мисаллар белән контроль эш эшлибез. Башта эшли алмаган балалар да үзләштерә. Математикада башкача булмыйдыр да. Хәзер программа бик авыр, без күп материалны институтта  гына укыдык. Һәр укучыга шәхси якын килгәндә генә җиңелрәк була. Бала, мин булдыра алмыйм, дияргә тиеш түгел. Бездә сайлап алынган балалар түгел, гомуми белем бирү мәктәбе, һәркайсы аны үзләштерергә тиеш. 8 авылдан килеп укыйлар.

 

Мөгаллимне дә үсендереп торырга кирәк

Укытучыга да артык каты бәрелергә ярамый. Кисәтүләр ясыйм, ансыз булмый. Әмма кешенең күңелен кайтарырлык сүзләрдән качарга кирәк. Яңа килгән яшь укытучыбыз Ландыш Мансуровна менә нинди генә грантлар отмады! «Физмат алгарыш»та катнашты. Үсендеп торганнан борынын чөйми бит ул, тагын да күбрәк эшләргә тырыша.

 

Укытучыдан кеше туа

Авыл җирендә укытучылар, фельдшерлар күз өстендәге каш кебек. Кая чара – без шунда. Ул эшләрне без болай да эшлибез. Әмма абруең булмаса, әйтик, сайлау комиссиясенә сине утырталармы? Укытучының абруе төшә башлаган иде, сүз дә юк. Хәзер бөтенесе – педагог, методист, балаларны ничек тәрбияләргә һәм укытырга кирәген беләләр. Мин моңа каршы түгел, әмма мәктәп белән тандемда эшләсеннәр, бары шул чагында гына нәтиҗәсе булачак. Путинның укытучының статусын күтәрү турындагы указы йөрәккә май булды. Бар нәрсә укытучыдан килә. Әнидән бала туа, ә укытучыдан кеше туа. Без һәр баланы мәктәптән укытып, аңнарына, йөрәкләренә салып, кеше итеп чыгарырга тиеш. Узган ел республика укытучыларының август киңәшмәсендә катнаштым. Рәис нәрсә диде? Укытучы хезмәте авыр, шундый авыр хезмәтне башкарып килгәне өчен аларга сүз әйтерлек түгел, диде.

 

Авыл җирендә хезмәт хакы начар түгел 

Беркайчан да акча санамадым. Миңа җитте. Ни өчен ким килде икән, ни өчен артык дигәнем булмады. Шунысын да әйтим: авыл җирендә яшәп эшләүче укытучыларның хезмәт хакы начар түгел. Хәзер менә яшьләргә мөнәсәбәт яхшырды, шуңа да сөенәм. Чөнки килгән шәпкә алар 18 сәгатьлек ставкага җыештыручыдан да кимрәк акча ала. Хәзер беренче категорияне 3 елдан ук алырга мөмкин, бу да плюс. Үзеңне күрсәт кенә – мөмкинлекләрең бар. Яхшы урын эзләп сикереп йөрисе түгел. 56 көн ялы бар – 2 ай бит ул! 25 елдан выслуга лет ала. Нинди генә грантлар юк! Безнең районда мөгаллимнәр нинди генә бәйгедә үзен күрсәтмәсен – зур-зур премияләр дә алалар. БДИда 80 балл алган балалар укытып чыгарган икән, шулай ук премия килә. Путин указы буенча да өстәмә түләүләр каралган. Бер кесәгә керә бит ул. Начар димәс идем, җитәрлек, сөбханалла.

 

Укытучы булып эшләр өчен...

Иң беренче балаларны яратырга кирәк. Балаларны яратмасаң, күзләренә карап, йөрәкләрен аңламасаң – мәктәпкә якын да килмә. Аннары инде үзеңне, хезмәтеңне жәлләмәскә кирәк. Профессияне үзебез сайлыйбыз бит. Беркем дә көчләп китермәгән, үзегез баргансыз, укып чыккансыз. Шуңа күрә тырышырга кирәк. Без дәресләрдән соң көн дә тиз генә җыелып алабыз. Кайсы классны начаррак үзләштерделәр, өй эшләрен эшләп килмәгәннәр дип сүгеп тә алабыз. Еш кына дәресем уңды, балаларым бүген аңлады, дип куаныч уртаклашабыз. Хезмәтеңнән тәм табып, сөенеп, рәхәтлек алып эшләү начармыни? Эшкә киләсе килү теләге булсын иде ул. Кайчак ял көне дә үзебезгә урын таба алмыйбыз дип әйтә минем күп укытучыларым. Алар эшләргә өйрәнгәннәр инде. Иң яхшы коллектив районда дип әйтмим, шулай да укытучыларым белән горурланам, шундый мөгаллимнәр белән эшләгәнемә сөенәм. Бер чакыру җитә, алар хәзер килеп җитә. Бөтен эшне күмәк эшлибез. Менә шундый күңелле эшләгән чагында бик рәхәт.

 

Күңелдә истә калган укучы 

Бар инде алар. Балаларның кайсы берсен жәллисең. Авыр тормышта булганнарына күбрәк игътибар бирәсе килә. Ашханәдә, күбрәк салыгыз әле, ашасыннар, дим, мәктәптән мәктәпкә ашап торганнары да бар ич. Яхшы укучылар да күңелдә кала. Александр атлы укучым бар иде. Мәскәүдә ул хәзер, баштарак Казанда Премьер-министр командасында эшләде. Ул мәктәптә бервакытта да мәктәп программасы буенча гына укымады. Мин аңа югары математика укыттым. Беренче партада утыра иде, тырыш булды. Минем киңәш буенча башта физматка укырга керде. Аннан Ленин исемендәге университетка күчте. Уку йортының 200 еллыгы уңаеннан 10–12 студент кына медальгә лаек булды, алар арасында минем Саша да бар иде. Аспирантурада уку өчен француз телен белү кирәк булды. 2 айда өйрәнде. Балаларның барысын да яратасың, ә менә болары күңелгә кереп кала.

 

Ун балага кимедек 

Авылларда балалар саны елдан ел кими. Әле өч ел элек кенә 100 балалы мәктәпләр исемлегендә идек. Былтыр 74 белән чыктык, 64 белән керәбез. 10 балага кимедек. 8 авылдан бит барыбер. 26 сы читтән килеп укучылар, 3 юнәлештән автобуслар йөртә. Балалар саны аз булганга алар гаепле түгел бит инде, тиешле белемне барыбер бирергә, шартлар тудырырга кирәк. 

 

Авыл мәктәбендә укыган дигән яклау юк

Хәзерге заман үзгә. Элек балалар өчен укытучы бик зур кеше иде, каршы килеп сүз әйтү, аның каршында тәртипсезләнү булмады диярлек. Хәзер анысын да, монысын да булдырырга мөмкиннәр. Ул вакытта укырга теләк зур иде. Үземне генә хәтерлим. Әйбәт билге өчен ярышып укыдык. Хәзергеләр исә ул яктан миңа барыбер диләр. Тик тормыш үз шартларын кертә инде барыбер. Мин укучыларыма, авыл мәктәбендә укыган дигән яклау юк, вузга 7 шәр сәгать физика-математика укыганнар белән бергә керәсез, көндәшлеккә сәләтле булырга кирәк, дим. Киләчәгең күзаллыйсың икән, син тырыш инде, дустым, монда сиңа беркем булыша алмый, бары үзең. Укытучылар булыша, сүз дә юк. Дәрестән соң калумы, дәресләрдәме, имтиханнар вакытында бигрәк тә, беребез дә сәгать санамый. Консультациягә бала килгәнме – шуңа сөенеп, ярдәм итәбез. Сәгать 3 ләрдә дәресләр бетә. Бер ашаткан белән бит. Калалар! Мин әйткәнгә түгел, үз теләкләре белән! Быелгы чыгарылыш шундый булды. Балаларның укып, теләгән урыннарына укырга керә алуларын күрү бәхет. Алар хәбәр биргәнче эч пошып тора. Без укыткан балалар язмышы бит. Алар өчен башка мәктәп түгел, без җавап бирәбез. Балаларның теләкләре юк дип әйтә алмыйм. Авыррак үзләштерүчеләре бар инде, тик яхшы укучы балалар да җитәрлек. Базасы башлангычтан килә.

 Бердәм дәүләт имтиханнары белән балаларның мәктәпне тәмамлау сөенечен бетерәбез шикелле. Алар шул БДИ дип тәмам йокысыз кала. Без мәктәп бетергәндә нинди шатлык иде. Ә хәзерге балаларда борчу. Бик зур җаваплылык хәзерге балаларда.

 

Хезмәт белән тәрбияләү

Мәктәп бакчасында эшләүгә килгәндә... Әгәр дә ата-анага аңлата беләсез икән, шунда үстергәннәр балалар өстәленә килә дип, бик яхшы. Балалар болай да зур акчалар түләп ашамый: итле ризык өчен 57 сум зур сумма түгел. Монда үскән һәр нәрсәне – күпме кишер, суган... кирәген исәпләп куябыз. Договор төзеп, үстергән һәр азыкны поставщикка тапшырабыз. Бездә менә шундый нәрсә гамәлдә. Үзебезнең әйберләрне кертеп җибәргәч, ашату бәясе арзаная. Үткән елда ике ай, мәсәлән, балалар бер тиен дә түләмәде. Аны ата-аналар белә бит. Ата-аналар җыелышларында гына түгел, халык җыеннарында да аңлатам: күпме суммага үстерелгән, күпме ашатылган, күпме калган. Ике бакча бәрәңгебез бар, быел суган, кәбестәләребез бик уңды. Кыяр-помидорларны банкага, кәбестәне махсус тәпәннәргә тозлап, подвалга төшереп куябыз. Ярминкәдә саткан акчага 25 меңгә савыт-сабалар, юу өчен кирәкле әйберләрне сатып алып кайттык. СанПиН таләпләре буенча алары да кирәк. Аларын да  районга барып сорарга түгел, мөмкинлегең булганда эшләргә дә була. Артык ризыкларны картлар йортына да илтәбез. Кишерләре беткән иде, уртаклаштык. Үсә бит ул яңадан. Матур еллар килде. Алмага хәтле үстерәбез, балалар алма кайнатмасын ярата. Бушлай ризык бит! Бер дәрестән соң теләгән балалар алма кайнатмасы белән тәмләп чәй эчә. Читтән килеп укучылар бар, иртән торган күпчелек бала өйдә иртәнге ашны ашамый. Кечерәкләр аеруча ярата. Аларга уңай булганда җан рәхәте инде.

 

Укытучы булмасам... 

Беркайчан да! Хәтерлим, 6–7 нче класста кем буласың килә дип сочинение яздырдылар. Элек өстәл асларына качып та китап укый идек бит. Бер әсәр истә калган. Укытучы клубка килеп керә. Концерт бара, залда алма төшәрлек тә урын юк. Шунда бөтенесе торып, укытучыга урын тәкъдим итә. Бу күңелемә сеңеп калды. Шул өзекне мин сочинениемә дә керттем. Бик тә  укытучы буласы килде. Игезәк сыңарым унынчыга китте, мин чын татар мәктәбен тәмамлап, чеп-чи рус училищесына укырга киттем. Имтихансыз алдылар. Аттестат белән кайткач, укытучым Гөлсияр апа янына бардым,  сезнең йөзгә кызыллык китермәдем, дидем. Рәхмәт яусын, минем укытучыларым бик әйбәт булды. Гаиләдә апам да – Мәскәүдә тарих укыта, Россиянең атказанган укытучысы.  

 

Исемне акларга кирәк

Халык укытучысы исемен аласымны белмәдем. Сюрприз булды. Җитәкчеләр бәяләгән, рәхмәт аларга. Андый дәрәҗәле исем миңа булыр дип уйламадым. Әйтергә дә куркам, тагып йөрергә дә. Ул исемне акларга кирәк. Башың бәрә-бәрә, тырышып, балалар хакына ул исемне акларга кирәк. Бизәк кенә түгел бит. Ә алганны биреп тә бетерәсе бар. Әнкәй әйтә торган иде, алганны биреп бетерәсе күбрәк дип. Быел унберләрне чыгарам. Шөкер, эшемнән бәхетем булды.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ