Татарстан алдынгылар рәтендә
Татарстан мәгариф системасы быел Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгеләрендә аеруча зур уңышларга иреште. Федераль дәрәҗәдә узган конкурсларда җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларны шәхсән котлау өчен Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин алар белән очрашты.
Татарстан мәгариф системасы быел Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгеләрендә аеруча зур уңышларга иреште. Федераль дәрәҗәдә узган конкурсларда җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларны шәхсән котлау өчен Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин алар белән очрашты. Тантаналы чарада тәрбиячеләр, укытучылар, мәктәп директорлары, өстәмә белем бирү педагоглары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
- Бу очрашуны тарихи дип атарга була. Чөнки быел республикабызда моңа кадәр беркайчан да булмаган кадәр күп җиңүләр яуланды. Татарстан исемен мәгариф системасында хезмәт куючы, башка төбәкләргә барып, федераль дәрәҗәдә үз осталыгын күрсәтүче кешеләр данлый. Мондый югары нәтиҗәләргә ирешкәнегез өчен сезгә зур рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин педагогларга.
Министр һәр уңышның артында конкурсантның шәхси тырышлыгы гына түгел, ә остазларның, методистларның, мәгариф оешмалары җитәкчеләренең һәм бөтен педагогик коллективның хезмәте торуын ассызыклады.
Быел Казанның 78 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Бербина «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» Бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе булды. Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан әлеге дәрәҗәле бәйгедә беренче тапкыр, 18 ел эчендә беренче тапкыр, иң югары бүләккә лаек булды. Киләсе елда конкурсның федераль этабы Казанда узачак. Биредә илнең төрле төбәкләреннән иң оста тәрбиячеләр җыелачак.
Елена Бербина журналистларга сөйләвенчә, башта ул психолог булырга хыялланган. Әмма мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү аның һөнәри юлын үзгәрткән. Ул Казан педагогика көллиятен тәмамлаган, аннары педагогика һәм психология юнәлешендә белемен камилләштергән.
Федераль конкурс ике этапта – Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә узган. Катнашучыларга балалар белән эшләүдәге һөнәри осталыкларын гына түгел, методист һәм идарәче буларак үзләрен күрсәтү сәләтләрен дә исбатларга туры килгән.
- Конкурс сынаулары шундый итеп оештырылган: сиңа тема кич белән, хәтта төнлә генә бирелергә мөмкин, ә инде икенче көнне шул тема буенча чыгыш ясарга кирәк. Монда ясалмалылыкка урын юк, алдан әзерләнеп, нәрсәнедер ятлап килү мөмкин түгел. Син нинди бар – шундый килеш чыгасың һәм еллар дәвамында туплаган педагогик тәҗрибәңне күрсәтәсең, – дип сөйләде Елена Бербина.
Очрашуда шулай ук Казанның 121 нче лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов та катнашты. Ул Россиянең иң яхшы җиде укытучысы исемлегенә кергән һәм «Кече пеликан» бүләгенә лаек булган. Илсур Һадиуллин педагогның мондый зур уңышка мәктәптә нибары биш ел эшләү дәверендә ирешүен билгеләп үтте. Очрашу Илья Тарасовның туган көненә туры килгәнлектән, аны хезмәттәшләре һәм министрлык җитәкчелеге ике бәйрәм белән берьюлы котлады.
- Миңа мәгариф системабызның тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган педагоглары белән бергә эшләү бәхете елмайды. Алар шундый зур ярдәм күрсәтте ки, дөресен әйткәндә, уңышсызлыкка очрау мөмкинлеге дә калмады. Илнең иң яхшы укытучылары исемлегенә керүем – уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе дип уйлыйм, – диде Илья Тарасов. Ул конкурста катнашуның башка төбәкләрдән килгән педагоглар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм алдагы эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен билгеләү мөмкинлеге бирүен дә әйтте.
Кунаклар арасында «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбиятны укытучысы» Бөтенроссия конкурсында икенче урын яулаган, 11 нче лицейның туган тел һәм әдәбият укытучысы Резида Курамшина, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган телне үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре номинациясендә өченче урынга лаек булган 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева, «Беренче укытучы» конкурсында иң яхшы ун катнашучы исемлегенә кергән, 8 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе Фазлыева, «Россия – минем офыкларым» Бөтенроссия премиясендә җиңү яулаган, «Заман» 189 нчы гимназиясе директоры Рәнис Идрисов, «Балаларга йөрәгемне бирәм» конкурсында икенче урынга чыккан, «Сәяхәт» үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Елена Кузнецова да бар иде.
Россиянең иң яхшы биш мәктәп директоры исемлегенә кергән, Казанның «Гармония» 20 нче гимназиясе директоры Максим Николаев исә гимназия белән 2022 елдан бирле җитәкчелек итә. «Россиянең ел директоры» конкурсы аның мәктәп директоры буларак беренче һөнәри сынавы булган.
Максим Николаев фикеренчә, конкурсның катлаулылыгы мәктәп директорының педагогик белем генә түгел, ә күпкә киңрәк компетенцияләргә ия булырга тиешлегендә. Максим Николаев Татарстанда да, башка төбәкләр тәҗрибәсенә таянып, мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен һөнәри бәйгеләр оештыруны үстерергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый конкурслар квалификация күтәрү курсларында алган белемнәрне генә түгел, ә аларны идарә итү эшендә гамәлдә куллана белүне дә тикшерергә мөмкинлек бирә.
Илсур Һадиуллин Татарстанның Бөтенроссия педагогик бәйгеләрендә ирешкән нәтиҗәләре буенча ил төбәкләре арасында беренче урында торуын хәбәр итте.
- Мәктәпкәчә белем бирү, яшь педагоглар, рус теле укытучылары, башлангыч сыйныфлар, өстәмә белем бирү кебек һәр юнәлештә диярлек призлы урыннар яуладык. Татарстан төбәкләр арасында беренче урында, – диде министр.
Ул федераль конкурсларга әзерлекнең зур көч һәм ресурслар таләп итүен дә ассызыклады. Мондый югары нәтиҗәләргә ирешүдә Татарстан җитәкчелегенең мәгариф өлкәсенә күрсәткән ярдәме дә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
Татарстан педагогларының федераль дәрәҗәдәге әлеге уңышлары – укытучы һәм тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын, эзләнүчәнлеген, фидакарь хезмәтен генә түгел, республика мәгариф системасының көчен һәм бердәмлеген дә күрсәтүче нәтиҗә.





Комментарийлар