Логотип Магариф уку
Цитата:

Ислам музеенда татар намазлыкларына багышланган күргәзмә ачылды

Бүген Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы: хәтер бизәкләре» («Татарский намазлык: узоры памяти») дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Бүген Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы: хәтер бизәкләре» («Татарский намазлык: узоры памяти») дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Экспозиция татар гаиләләрендә кадерләп сакланган намазлыкларга багышлана. Күргәзмәдә XIX гасыр уртасыннан XXI гасыр башына кадәр төрле төбәкләрдә, төрле техника һәм материаллар кулланып эшләнгән 50 намазлык тәкъдим ителә.

Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев әйтүенчә, проектта Татарстан һәм Башкортстан район-шәһәрләреннән, шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү, Вологда, Чиләбе, Самара, Ижау, Оренбург һәм Казахстанның Абай өлкәсеннән килгән 30дан артык гаилә катнашкан. Алар арасында чигү, туку, үрү ысуллары белән әзерләнгән, йон, ефәк, камыш һәм мамык җепселләреннән ясалган үрнәкләр бар. Һәркайсы – үз чорының, аны әзерләгән осталарның һәм гаиләләрнең рухи-мәдәни тарихын чагылдыручы үзенчәлекле ядкәр.

Ислам мәдәнияте музееның баш белгече Раилә Хәялиева намазлыклар белән бергә аларның тарихын бәян иткән язмалар да урын алу турында сөйләде. Аларда келәмнәрнең кем тарафыннан, нинди шартларда эшләнүе, гаилә тормышының нинди истәлекле мизгелләре белән бәйле булуы турында сөйләнелә. Кайберләре буыннан-буынга тапшырылган гаилә ядкәре булса, икенчеләре көндәлек тормышта кулланылган, өй бизәге яки кәләшнең бирнәсе булып хезмәт иткән.

ТР мөфтиенең урынбасары Ришат Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, намазлык – гади генә көнкүреш әйбере түгел. Ул кеше белән гомер юлын узучы, догаларга, теләкләргә, шатлык һәм борчуларга шаһит булган, гаилә хәтерен саклаучы бер билге.

- Күргәзмә намазлыкларның бизәкләре аша халык хәтерен, иманны, тормыш сынауларын, гаилә традицияләрен һәм буыннар бәйләнешен ачып бирә. Шулай ук бүгенге көндә намазлык ясау осталыгының ничек дәвам итүен, кул эшенең сәнгать зәвыгы һәм дини хисләр белән ничек үрелүен күрсәтә, – дип сөйләде ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова. 

Күргәзмәне Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда көн саен 9:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькә кадәр карарга мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ