Химияне уен аша өйрәнәләр
Татарстан мәктәпләренә химияне өйрәнүне мавыктыргыч, файдалы һәм белемнәрне практикада ныгытырга ярдәм итә торган белем бирү өстәл уеннары җыелмасы тапшырылды.
Бу уеннарны А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты - КАИ доценты, химия фәннәре кандидаты Светлана Шәвәлиева эшләгән. Җыелмага биш уен кергән: әйтик, «Химик лото» уены Менделеевның периодик системасында ориентлашырга, химик элементларның билгеләрен тиз арада истә калдырырга, «Химик домино» уены органик кушылмалар формулаларын, матдәләрнең классларын билгеләргә ярдәм итә. Уеннар төрле яшьтәге укучыларга исәпләнгән. Форматына карап, әлеге уеннарда 20–30 минут дәвам итә һәм анда 2–8 яшүсмер катнаша ала. Белем бирүнең мондый алымы балаларның логик фикерләвен, грамоталылыгын үстерергә булыша, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлегә мәктәпләрнең һәммәсенә дә берәр комплект уеннар тапшырылган. Аларны тематик дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда кулланалар.
Шунысын да әйтик: бу уеннар «Физик-химик алгарыш» республика проекты кысаларында гамәлгә куелган. Бу проект укучыларда физика һәм химия фәннәре белән кызыксынуын үстерүгә, педагогларга һәм укучыларга ярдәм итүгә, бу өлкәдә булачак инженерлар,тикшеренүчеләр әзерләүгә юнәлдерелгән.
Автор фотосы





Комментарийлар