Логотип Магариф уку
Цитата:

Анзор Мусаев мәктәп укучыларының әти-әниләре белән Бөтенроссия очрашуы үткәрә

2026 елның 17 ноябрендә сәгать 10:00 дә Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Мусаев онлайн форматта мәктәп укучыларының әти-әниләре белән очраша. Бөтенроссия очрашуы, традиция буларак, һәр ел үткәрелә. Туры эфир вакытында Анзор Мусаев һәм ведомство белгечләре чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләрен борчыган сорауларга җавап бирәчәк.

Очрашуда Бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) һәм Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) оештыру һәм үткәрү, йомгаклау иншасы һәм рус теле буенча әңгәмә, Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) һәм контроль эшләр, шулай ук белем бирү сыйфатын тикшерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралачак.

Әти-әниләр үз сорауларын Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Мусаевка алдан ук ике ысул белән юллый ала. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Рособрнадзор битендә махсус бүлектә – https://vk.ru/topic-36510627_69276119. ege2026@obrnadzor.gov.ru электрон почтасына хат җибәрергә мөмкин.  Шулай ук сорауларны язма рәвештә дә, видео мөрәҗәгать форматында да юлларга була. Иң еш бирелә торган һәм кызыклы сорауларга туры эфир вакытында яңгыратачаклар.

Очрашу трансляциясен Рособрнадзорның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә (vk.com/rosobrnadzor), шулай ук Rutube платформасында (rutube.ru/u/rosobrnadzor) карарга мөмкин. Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ