Татарстан проекты «Евразия» премиясендә
Мәскәүдәге «Россия» милли үзәгендә «Евразия» халыкара премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. «А.С. Пушкин педагогикасы социаль һәм мәдәни үзгәрешләр шартларында: шагыйрь мирасыннан мәгарифкә һәм фәнгә» проекты «Тынычлык теле» номинациясендә өченче урынга лаек булды.
Проектның авторы һәм җитәкчесе – педагогика фәннәре кандидаты, доцент, «А.С. Пушкин исемендәге мәгариф оешмалары һәм педагоглар бердәмлеге» халыкара ассоциациясе җитәкчесе, Казан федераль университетының Үзбәкстан Җиззах шәһәрендәге филиалы директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Алия Шаһаева. Бу ассоциация Россия, Беларусь, Казахстан, Төркия, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Әрмәнстан һәм башка дәүләтләрдән 67 мәгариф оешмасын җыйган.





Комментарийлар