Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Идел буе варислары» фестивале тәмамланды

Казанда «Идел буе варислары» халык иҗаты фестивале узды. Анда шәһәрнең 77 балалар бакчасыннан 426 тәрбияләнүче катнашты. Сабыйлар Идел буе халыклары – татар, рус, чуваш, мари, удмурт, мордва һәм башкортларның милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте.

Фестиваль 26 октябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Татарстан Халыклар дуслыгы йортында дәвам итте. Аны Казан шәһәре Мәгариф идарәсе оештырды.

Катнашучылар милли киемнәрдән чыгыш ясады, үз коллективларын тәкъдим итте һәм «Мирас» бәйгесе кысаларында иҗади номерлар күрсәтте. Фестивальнең гала-концертында театральләштерелгән тамаша һәм милли ризыклар күргәзмәсе дә оештырылды.

Фестивальнең Гран-при бүләген Совет районының 153 нче балалар бакчасы алды. Беренче урыннарга 299 нчы, 109 нчы һәм 261 нче балалар бакчалары лаек булды.

Икенче урын 183 нче, 115 нче, 113 нче балалар бакчаларына һәм 186 нчы «Перспектива» лицее мәктәпкәчә бүлекчәсенә бирелде. Өченче урынны 139 нчы, 138 нче, 112 нче һәм 50 нче балалар бакчалары бүлеште.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ