Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләт Мисырга юллама бүләк итә!

XI Республикакүләм «Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗин укулары» яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен гаризалар 22 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Быел проектның җиңүчеләренә Мисырга юллама тапшырылачак.

Конференция Биләрнең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә һәм саклауга, яшьләр арасында фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар «Биләр — аң-акыл, көч-куәт, вакыт һәм рухи киңлекне берләштергән урын» темасы буенча шәхси тикшеренү эшләре әзерли.

Эшләр сигез юнәлешнең берсе буенча кабул ителә: тарих һәм археология, мәдәният һәм антропология, табигать һәм география, цифрлы мирас һәм музей технологияләре, туризм һәм креатив индустрияләр, сүз һәм сәнгать, медиа, иҗтимагый-икътисади һәм идарә мәсьәләләре. Шулай ук Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗинның тормыш юлына һәм хезмәтләренә багышланган тикшеренүләр дә тәкъдим итәргә мөмкин.

Конференциядә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 7–11 сыйныф укучылары, шулай ук Сәләт проектларында катнашучылар көч сынаша. Катнашучылар яшь үзенчәлекләренә карап өч лигага бүленә: кече лига — 7–8 сыйныфлар, урта лига — 9–11 сыйныфлар, өлкән лига — студентлар һәм аспирантлар. Соңгы төркем өчен Сәләт проектларының берсендә катнашу мәҗбүри.

Конференциянең йомгаклау этабы 1–3 декабрьдә Алексеевск районының Биләр авылындагы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә узачак. Программада Болгар цивилизациясе музеена сәяхәт тә каралган.

Гаризалар махсус форма аша кабул ителә.

Фотолар: «Сәләт»нең матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ