Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көненә багышланган тантанада катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ЦУМ - уникаль осталар йортында Халыкара Укытучылар көне уңаеннан Татарстан педагогларын кабул итү тантанасы үтте.

Республиканың барлык районнарыннан 700дән артык педагог, укытучы династияләре вәкилләре, халык укытучылары һәм мәгариф өлкәсе ветераннары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы тантаналы чарага җыелды. Тантанада "Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе - 2026" финалистлары да кунак итеп чакырылды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көненә багышланган тантанада катнашты һәм педагогларга һөнәрләренә тугрылыклары өчен шәхсән рәхмәтен җиткерде. 

Республика мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә 77 меңнән артык остаз хезмәт куя. Рәис Татарстанда мәгариф системасы хезмәткәрләренә ярдәм итүнең төрле чаралары гамәлгә ашырылуын хәбәр итте. Яшь белгечләргә өстәмә түләүләр, көллият укытучыларына, өстәмә белем бирү педагогларына һәм тәрбиячеләргә грантлар, шулай ук торак сертификатлары кертелде.

Быел мәгариф өлкәсе ике зур юбилейны билгеләп үтә – югары педагогик белем бирүгә 150 ел һәм Мирза Мәхмүтовның тууына 100 ел. Күптән түгел Казанда Укытучы һәйкәле һәм скверы ачылды, ә Укытучылар йорты заманча яңартылды.

Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов лаеклы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Видеобәйләнеш аша Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның котлавы яңгырады.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика җитәкчелегенә мәгариф өлкәсенә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Мәктәптә эшләү – бик җиңел булмаган хезмәт. Шуңа күрә укытучы һөнәре – ул күңел кушуы буенча сайланган һөнәр. Бүген республикада ярдәм итүнең төрле чаралары гамәлдә. „Физматпрорыв“ һәм „Физхимпрорыв“ кебек яңа проектлар тормышка ашырыла», – дип билгеләп үтте ул. Автор фотосы.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ