Китапханәчеләр бәйгесе
Татарстан Идел буе федераль округы буенча «Знание» җәмгыяте конкурсларына иң күп гариза җибәргән төбәкләр арасында беренче өчлеккә кергән. Әлеге бәйге мәктәп китапханәләр арасында үтә.
Татарстан Идел буе федераль округы буенча «Знание» җәмгыяте конкурсларына иң күп гариза җибәргән төбәкләр арасында беренче өчлеккә кергән. Әлеге бәйге мәктәп китапханәләр арасында үтә.
Бу көннәрдә «Знание» оешмасы Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәрелгән «Россиянең иң күп китап укучы мәктәбе» һәм «Россиянең иң яхшы педагог-китапханәчесе» бтөенроссия конкурсыларының гариза тапшыру этапларына нәтиҗәләр ясады. Ике бәйгегә 7529 гариза тапшырылган. Шуларның 4933е Россиянең 89 төбәгеннән килгән, 98 гариза иясе – Татарстаннан.
«Россиянең иң күп китап укучы мәктәбе» конкурсына 54 гариза Татарстан белем бирү оешмаларыннан килгән. Катнашучылар арасында иң зур кызыксыну уяткан номинацияләр исемлегендә «5-9 сыйныф укучыларын китап укуга җәлеп итү» дип аталганы. 23 гариза «1-4 сыйныф укучыларын китап укуга җәлеп итү» номинациясе буенча җибәрелгән. «10-11 сыйныф укучыларын китап укуга җәлеп итү» номинациясенә республикадан бер гариза юлланган.
Бәйгенең төбәк этабында катнашучылар бирелгән материаллар буенча чараларда һәм Знание.Игра интеллектуаль турнирында катнашачак. Шулай ук алар экспертлы совет каршында балаларны мәктәп китапханәләренә, китап укуга җәлеп итү, тәрбия һәм үсеш өлкәләренә багышланган авторлык практикаларын якларга тиеш.
Татарстанның 44 педагогы мәктәп китапхнәчеләре арасында һөнәри осталыклары буенча көч сынашачак.
«Конкурста тәҗрибәле педагоглар гына түгел, яшьләр дә катнаша», – дип билгеләп үтте «Знание» оешмасы генераль директоры Максим Древаль.
Бәйге агымдагы елның ноябрь ахырына кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрне билгеләү өлеше һәм бүләкләү тантанасы 1 декабрь көнне мәктәп китапханәчеләренең Халыкара форумында үтәчәк.
Фото – Шедеврум.
Комментарийлар