Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе» бәйрәмен билгеләп үтәләр
Дүшәмбе көнне, 3 ноябрьдә, Иске Татар бистәсе территориясендә борынгы «Каз өмәсе» бәйрәме узачак.
Кунакларны театральләштерелгән тамаша, татар биюләре, уеннар һәм коймак белән чәй эчү көтә. Бәйрәмдә казларны дөрес йолку серләренә төшенергә һәм традициянең тарихы белән танышып булачак.





Комментарийлар