Әлфия Айдарская: «Тормыш аз сынамады»
Югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, тәүге татар операсы «Сания»дә төп партияне әүвәлге мәртәбә башкаручы, бихисап җырлар авторы Сара Садыйкова белән беренче профессиональ татар режиссёрларыннан, актёр Газиз Айдарскийның мәхәббәт җимеше, балерина Әлфия Айдарскаяга 100 яшь тулды. Мөхтәрәм яшьтә дә Әлфия апа – яшьләрчә җитезлеген саклап кала алган фидакяр шәхес. Халык күңеленә «Калфаклы сандугач» булып кереп калган Сара Садыйкова һәм кыска гомерле әтисе Газиз Айдарскийның иҗатларын барлавын хәзер дә дәвам итә. Олы яшьтә булуына карамастан, Әлфия Айдарская, ел саен әти-әнисе хөрмәтенә бер төркем яшь сәнгать әһелләрен туплап, концерт программалары оештыра. Аның белән нәсел тарихларын барладык.
Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр
Мине 9 айлык чагымнан әнкәйнең әти-әнисе тәрбияләде. Казанның Бишбалта бистәсендә яшәгән Гариф бабам гаять ачык күңелле, мәһабәт гәүдәле, юмарт, сабыр кеше буларак истә калган. Ул – әтием кебек үк Яшел Үзән районы Айдар авылы кешесе. Бала чагыннан ук авылдан киткән. Бибигайшә әбиемнең тамырлары Апас районына барып тоташа. Бик чибәр, тыныч холыклы, күркәм тәрбия алган кешеләр. Үз заманының алдынгы карашлы, зыялы әти-әнисе кызларын да Фатыйма Аитова мәктәбендә укытканнар. Әни Мәскәүдә укуда булганлыктан, мине бик теләп, үз канатлары астына алып үстерделәр. Әти ягыннан бабаларымны якыннан белмим. Әтине дә бик иртә малайлыкка туган авылыннан чыгарып җибәргәннәр. Ул күп балалы гаиләдә иң олысы булган...
Дәү әни бик пөхтәлеккә өйрәтә иде. Бишбалтада безнең ишегалдына көн саен скрипкачы килеп матур итеп уйнаган. Мин, әле юньләп сөйләшә дә белмәгән, яңа гына тәпи киткән килеш, шул скрипка көенә биергә яратканмын...
Оясында ни күрсә...
Кечкенәдән мөстәкыйль булдым, чөнки әнкәй 1922 елдан Мәскәүгә китеп барган. Анда укып кайтты. Монда эшләп алды да тагын опера студиясенә эшкә китте... Бишбалтада 10 яшемә хәтле яшәдем. Уфада кунакта булган чагымда Ленинградка бөтен Россиядән балет мәктәбенә балалар туплаганнарын белдем. Русча белмәгән килеш, әни гастрольдә чагында турларны узып, укырга кердем. Шул вакыттан үземә һөнәр үзләштерә башладым. Әнкәй минем янга килеп-китеп йөрде, биегәннәремне күзәтә, уңышларыма сөенә иде. 300 баладан нибары 12 баланы гына сайлап алдылар. Ә укуны тәмамлаганда, бишәү генә калдык. Бөек Ватан сугышына кадәр шунда укыдым. Аннан соң Уфага киттем. Ә аннан әнкәй мине Казанга алып кайтты. 1941 елның көзеннән Казанда эшли башладым. Бу вакытта мин – 16 яшьлек кыз, май аенда Ленинградта паспорт алырга өлгергән идем. Паспортка әткәемнең фамилиясен яздырдым. Бу хакта миңа беркем дә киңәш бирмәде. Иң авыр чорда – сугыш елларында – әнкәй белән бергә-бергә яшәдек. Ашамый торган көннәребез дә булгалады. Тормыш бик яхшы сабак бирде безнең буынга. Шуңа да тормыш сынауларына бирешмичә гомер итәм...
Атаның сүзе – акылның үзе
Әтием Газиз Айдарский – актёр, режиссёр, театр теоретигы. Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссёры. Ул якты дөньядан китеп барганда, мин 8 яшемдә генә идем әле. Бу вакытта мәктәптә укымый идем. Әтиемне яхшы хәтерлим дия алмыйм. Аның бик каты үпкә чиреннән авырганын беләм. Казанда дәү әни-дәү әти тәрбиясендә булганлыктан, ул миңа ят кеше кебек тоела иде. Мәскәүгә барган вакытларда әнигә: «Әнә синең кешең кайта», – дип әйтә идем. Әтине җирләү мәшәкатьләрен Муса Җәлил оештырып йөрде (мин мөлаем абыйның Муса Җәлил икәнен соңрак белдем). Әти үлгәч, әнкәй мине Уфага кымызга алып китте. 1935 елны Уфадан Ленинградка балалар белән балет училищесына китеп бардым. Ә ул вакытта миңа 10 яшь тулды. Әтием Айдарскийга охшаганмын. Әни – оптимист, әтине пессимист булган, ди торганнар иде. Менә шул сыйфатлар уртасында тирбәләм... Әтинең көндәлекләрен укып, хәзер дә тетрәнеп китәм.
Ата йөрәге – таудан өлкән, ана йөрәге – диңгездән тирән
Әниемнең чын исеме – Бибисара. Әнкәй бик түзем, гадел, шул ук вакытта таләпчән дә кеше иде. Ленинградта укыган чагымда дәү әни үлгәнен дә миңа хәбәр итмәде. Ә миңа дәү әнием бик якын кешем иде. Укуыма зыян килер дип уйлагандыр инде. 1940 елда дәү әти вафат була, бу кайгылы хәбәрне дә миннән яшерделәр.
Ленинградта укып Казанга кайткач, әни мине кырыс тәрбияләде. Хатын-кыз эшләренең барысына да өйрәтте. Ленинградта тулай торакларда яшәгәндә, йорт эшләрен белми идем. Киреләнсәм: «Бу кадәр дә Айдарский булырсың икән!..» – дип әйтә торган иде. Ә инде аңа ошый торган гамәл башкарып куйсам: «Вот моя школа!» – дия торган иде.
Әнкәй миннән ерагая барган саен, күңелем аңа, аның моңнарына тартыла гына бара. Газаплы да, данлы да гомер юлы узды ул. Әткәй Газиз Айдарскийның яшьли үлүе дә йөрәгендә зур яра калдырды...
1943 елда сугыш вакытында мин белем алган училище Пермьгә эвакуацияләнеп, укырга шунда киттем. Бу вакытта ул мине киендерергә, ашатырга дигәндәй, бик тырышты. Үзегез беләсез, бик катлаулы, газаплы вакытлар. Әйберләр биреп җибәрә, пристаньда мин аларны ризыкка алмаштырам. Бу хакта сөйлисе дә авыр, сөйләсәң дә, аңа хәзер ышанучы юк... Сугыш вакытында Карл Маркс урамында тордык, 59 нчы йортта. Салкын, «буржуйка» мичен ягабыз. Җылыныр өчен бөтен нәрсәне, хәтта укыганнан соң, китапларны да яга торган идек. Кайбер көннәрдә өстәлебездә бер стакан кайнар су гына була торган иде...
Әнкәйнең җыр иҗаты татар эстрада сәнгатенең бер чыганагы булды һәм аның үсешендә зур роль уйнады, яшьләр иҗатына яңа этәргеч бирде. Бу композитор татар музыкасының җыр тарихында иң беренче булып танго, фокстрот, блюз стилен файдаланды.
Үзенең иҗат гомерендə ул 400 гə якын җыр, 30 дан артык спектакльгə музыка, инструменталь әсəрлəр яза, 2 музыкаль комедия иҗат итə.
Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач
1952 елны кияүгә чыктым. Әмма Айдарская булып калдым. Ирем – данлыклы виолончелист Всеволод Грекулов. Андый талантлы музыкантлар хәзер дә сирәк туа. Бик тәртипле, зыялы гаиләдән иде. Композитор Рөстәм Яхин белән дус булдылар. Композитор безнең өйдәге Petrof пианиносында уйнарга ярата иде.
Татар опера театрының атаклы музыканты белән безне иҗат, сәнгать берләштереп торды, бик тату яшәдек. Гаилә тормышында аңардан уңдым, өйдәге һәр эшкә кулы ятып тора иде. Әнигә дә нык терәк булды, фикерләре аваздаш иде. Ул вафат булгач, 1985 елдан ярдәмчесез, бер канатсыз калдым... Гомер буе аны юксынып яшим...
Балалы өйдә гайбәт булмас
Улыбыз Слава шулай ук музыкант иде. Ул балачактан бәрмә уен коралларын үз итте. Хәтерлим әле «Болеро» пластинкасы бар иде. Пластинканы кабызып куеп, улыбыз Слава барабан кагарга ярата иде. Әтисе аны мактый, ритмны тоюын әйтеп күңелен күтәрә торган иде. Музыка училищесында укыды. Суворов училищесының оркестрында уйнады. Бу оркестр бәйрәмнәрдә Ирек мәйданында уйнаганда, ирем белән улыбызның оркестрда уйнаганын карарга йөри идек. Андый мизгелләрдә ата-ана буларак безне горурлык хисе биләп ала торган иде.
Күз нурым – улым да озын гомерле булмады. Бик яшьли китеп барды. Еш кына бергә төшкән фотоларны карап үткәннәрне искә төшереп утырырга яратам. Хәзер инде мин әнием репертуарындагы әсәрләрне, ул язган җырларны башкаручыларны бик якын итәм. Алар белән концертлар оештырабыз. Алар – минем иң якын кешеләрем.
Фотолар шәхси архивтан





Комментарийлар