Казанда «Россиянең Ел укытучысы‑2026» төбәк этабының беренче туры тәмамланды
16–17 мартта Казанда «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының беренче туры тәмамланды.
Катнашучылар «Дәрес» һәм «Педагогик интервью» конкурс сынаулары кысаларында үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
Тәнәфестә конкурсантлар өчен «Россия-24» телекомпаниясе һәм «Эфир» телекомпаниясе алып баручыларыннан ораторлык осталыгын үстерү буенча мастер-класслар үткәрелде.
Ике конкурс чарасы йомгаклары буенча икенче турда катнашучылар билгеле булды – тәҗрибәле педагоглардан 15 укытучы һәм 10 дебютант.
«Мастер-класс»ның беренче конкурс сынавы 18 мартта узачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар