Логотип Магариф уку
Цитата:

Шүрәле

Шүрәле – гади әкият каһарманы гына түгел. Аның аша халкыбыз урманны аңлаткан, табигатьтән куркуын да, аны хөрмәт итүен дә белдергән, балаларны сак булырга өйрәткән. Шүрәле бүген дә татар мәдәниятенең иң танылган символларыннан санала. Аның исеме телгә алынуга ук урман, караңгылык, сихри көчләр һәм хәйләкәрлек күз алдына килә. Әмма Шүрәле – явызлык кына түгел, ул татар халкының борынгы дөньяга карашының үзенә бертөрле чагылышы да.

Татарларга кеше кыяфәтендә күренә

Татар фольклорында Шүрәле урман иясе итеп сурәтләнә. Аның буе шактый калку, бармаклары гадәттән тыш озын, башында бер мөгезе була. Ул кешеләрне кытыклап интектерергә, юлдан яздырырга мөмкин. Шулай да күпчелек риваятьләрдә Шүрәле акыл ярдәмендә җиңелә торган зат итеп күрсәтелә.

Татар мәгърифәтчесе һәм фольклорчысы Каюм Насыйри: «Шүрәлеләр урманда тора һәм алар ялгыз гына яшәмиләр. Алар татарларга кеше кыяфәтендә күренәләр. Шүрәлеләрнең имчәкләре бик зур була, аның берсе уң җилкәсенә, икенчесен сул җилкәсе аркылы салган була, имеш. Әгәр урманда аларга татар очраса, алар аны кети-кети уйнарга чакыралар. Адәм баласы күнсә, аны үтергәнче кытыклыйлар. Ләкин татар Шүрәлене алдалый ала. Балта белән ярган агачка кул тыгып уйната да, Шүрәле, аңгыралыгы аркасында, шунда ук һәлак була». Шүрәлене галим авыл кешеләренең урман турындагы борынгы ышануларына бәйләп аңлата. Насыйри фикеренчә, мондый образлар халыкның табигать белән тыгыз бәйләнештә яшәвен күрсәтә.

Фольклорчы галимнәр билгеләгәнчә, Шүрәле турындагы риваятьләрнең күпчелеге Идел-Урал төбәгендә таралган. Алар бу образның бик борынгы чорларга барып тоташуын әйтә. Академик Фатих Урманче Шүрәлене татар мифологиясенең иң борынгы катламнарына караган персонажларның берсе дип бәяли. Галим фикеренчә, ул – мәҗүси чордан ук сакланып килгән образ, соңрак әкиятләрдә һәм мәзәкләрдә яңача төсмер алган.

Димәк, Шүрәле – куркыныч зат кына түгел. Ул табигатьнең үз кануннарын бозмаска өндәүче бер символ да булып тора.

 

Шүрәле суны яратмый, шуңа күрә аны очраткан кеше тизрәк инеш яисә күл буена йөгерергә тиеш. Шүрәлене алдау өчен киемне кире ягы белән (эчен тышка әйләндереп) киеп йөрү дә ярдәм итә. Шүрәленең кан тамчысыннан яңа шүрәлеләр барлыкка килә, диләр. Шуңа күрә аны очратканда бик сак булырга кирәк.

 

Тукай һәм Шүрәле

Шүрәле образын бөтен дөньяга таныткан шәхес, әлбәттә, Габдулла Тукай. Аның «Шүрәле» поэмасы татар әдәбиятының алтын фондына керде. Тукай халык риваятен генә сөйләп калмый. Бу образны ул сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә. Аның Шүрәлесе бер үк вакытта көлкеле дә, кызганыч та, серле дә булып кала. Поэмада урман матурлыгы, авыл кешесенең тапкырлыгы һәм татар халкының тормыш фәлсәфәсе дә оста тасвирлана. Шуңа күрә, бүген дә Шүрәле турында сүз барганда, иң элек Тукайның мәгълүм әсәре искә төшә.

 

Лешиймы, Панмы?

Шүрәле – татарларга гына хас күренеш түгел. «Урман хуҗалары» күп кенә халыкларның мифологиясендә очрый. Әдәбиятта ул «күчмә сюжетлар теориясе» дип атала.

Славян халыкларында Леший исемле урман рухы билгеле. Ул да кешеләрне юлдан яздыра, урманга алып кереп адаштыра. Башкорт фольклорында Шүрәлегә бик охшаш образ сакланган. Бу күренеш төрки халыкларның мифологик мирасы уртак булуы турында сөйли. Фин халкының мифологиясендә Метсенпейтто, ә Скандинавия риваятьләрендә урман тролльләре кешеләрдән читтә яшәүче табигать көчләрен гәүдәләндерә. Грек мифологиясендәге сатирлар (ярымкәҗә, ярымкеше сыман затлар) һәм Пан да урман, кыр һәм кыргый табигать белән бәйләнгән образлар булып санала.

Ләкин татар Шүрәлесе үзенең кытыклау гадәте, бер мөгезе, озын бармаклары һәм юмор белән үрелгән холкы аша бөтенләй дә хасиятле зат булып кала.

 

Шүрәле бүгенге мәдәнияттә

Бүген Шүрәле образы китапларда, театр сәхнәсендә, сынлы сәнгатьтә, кинода һәм балалар иҗатында яши. Сыннар, рәссамнар иҗаты, милли бәйрәмнәрдәге театральләштерелгән күренешләр – барысы да Шүрәленең татар мәдәниятендәге әһәмиятен күрсәтә.

Шүрәле – татар халкының иң борынгы һәм иң тирән мәгънәле мифологик образларының берсе. Ул – урманны саклаучы рух кына түгел, ә милләтнең дөньяны танып белү тәҗрибәсе дә. Каюм Насыйри, Фатих Урманче һәм башка галимнәрнең хезмәтләре күрсәткәнчә, Шүрәле – татар мифологиясенең кыйммәтле ядкәре. Ә Габдулла Тукай иҗаты бу образны, милли чикләрдән чыгарып, бөтен дөньяга танытты.

Халык хәтере яшәгәндә, Шүрәле дә яшәр, чөнки ул безгә урман серләрен генә түгел, үз тамырларыбызны да искә төшереп тора.

 

         Өч сюжет

Фольклорда Шүрәле катнашындагы өч сюжет аеруча киң таралган:

«Былтыр кысты»: Тапкыр егет Былтыр, урманга утынга баргач, Шүрәленең озын бармагын бүрәнә ярыгына тыгарга мәҗбүр итә һәм чөйне бәреп чыгарып, аны тозакка кыстырып калдыра. Бу сюжетның мәгънәсе бик тирән: кеше көч белән түгел, акыл белән җиңә. Бу мотив күп кенә халыкларда очрый. Әмма татарларда ул милли колорит белән баетылган. Урман, авыл кешесе, хезмәт, тапкырлык – барысы да бербөтен булып үрелә.

«Шүрәле куаклыгы»: Төнлә атка атланып чабарга яраткан Шүрәлене кулга төшерү өчен, ат хуҗасы баһбайның сыртына сумала сылап куя.

«Шүрәле»: Урманга алып кереп адаштырган Шүрәледән картны мулланың догалары коткарып кала.\

Фотода Бакый Урманче картинасы

 

                                                              

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ