Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар теле укытучыларының һөнәри осталык бәйгесе башланды

Бүген, 16 март көнне, Казан шәһәренең «Адымнар» күптелле һәм полипарадигмаль белем бирү мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» республика бәйгесенең төп этабы старт алды. Чара бер атна дәвамында узачак һәм тәҗрибәле педагогларны, методистларны һәм галимнәрне берләштерәчәк.

Республика күләмендәге бәйгегә Татарстанныңтөрле почмакларыннан иң белемле һәм иҗадификерләүче татар теле укытучылары җыелды. Катнашучылар географиясе киң: Аксубай, Апас, Алексеевск, Алабуга, Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Сарман, Яшел Үзәнрайоннарыннан, шулай ук Казан, Яр Чаллы һәмТүбән Кама шәһәрләреннән 20 укытучы үзосталыгын күрсәтәчәк.

Бәйгенең беренче көне программасы бик бай. Бүген 10 укытучы үзенең уникаль методикасынчагылдырган ачык дәресләр күрсәтә, икенче 10 педагог исә һөнәри осталыгын «Методик остаханә» шартында тәкъдим итә. Ә инде иртәгә, 17 мартта, алар эшчәнлек төрләре белән алмашыначак: ачыкдәресләрне икенче төркем үткәрсә, методик остаханәне беренче төркем күрсәтәчәк.

Катнашучыларның чыгышларын абруйлыжюри бәяли. Жюри составына Казан федеральуниверситеты, Татарстан Республикасы Мәгарифнеүстерү институты, Фәннәр академиясе галимнәре, педагогика көллиятләре укытучылары, шулай уктатар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләравторлары кергән. Экспертлар педагогларның белемдәрәҗәсен, заманча технологияләрне куллануосталыгын һәм татар теленә мәхәббәт уята алусәләтен бәяләячәк.

Бәйге атна буе дәвам итәчәк. Чара татар теле укытучыларының һөнәри осталыгын арттыруга, аларның иң яхшы тәҗрибәләрен таратуга һәм туган телне саклауда һәм үстерүдә мөһим адым булып тора.

Гүзәл Закирова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ