16 март 2026 яңалыклары
-
Казанда татар теле укытучыларының һөнәри осталык бәйгесе башланды
Бүген, 16 март көнне, Казан шәһәренең «Адымнар» күптелле һәм полипарадигмаль белем бирү мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» республика бәйгесенең төп этабы старт алды. Чара бер атна дәвамында узачак һәм тәҗрибәле педагогларны, методистларны һәм галимнәрне берләштерәчәк.
-
Олег Коробченко: «Татарстан алга киткән сәнәгать комплекслары һәм белгечләре белән дан тота»
16 мартта Казанның 3 нче гимназиясендә Татарстан сәнәгатенә багышланган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе узды. Укучылар алдында Татарстан премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады. Ул укучыларга Татарстанның алга киткән сәнәгать комплекслары, югары фәнни һәм сәнәгать потенциалы булган диверсификацияләнгән икътисады, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Юбилей станциясе» торак комплексында яңа мәктәп төзеләчәк
Казанда 2026 елда «Юбилей станциясе» торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Бу хакта «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» директоры Илья Коротихин хәбәр итте, дип яза «Вести Татарстана» сайты.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Республика халкын Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көтә
Быел Ураза бәйрәме 20 мартка туры килә. Шушы уңайдан ТРда бу көн эшләми торган бәйрәм көне итеп рәсми рәвештә билгеләнде.




