Олег Коробченко: «Татарстан алга киткән сәнәгать комплекслары һәм белгечләре белән дан тота»
16 мартта Казанның 3 нче гимназиясендә Татарстан сәнәгатенә багышланган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе узды. Укучылар алдында Татарстан премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады. Ул укучыларга Татарстанның алга киткән сәнәгать комплекслары, югары фәнни һәм сәнәгать потенциалы булган диверсификацияләнгән икътисады, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләде.
Әлеге чарада Татарстанда җитештерелгән машина төзелеше, авиация, су транспорты белән бәйле казанышлар хакында сөйләүче күргәзмә дә оештырылган иде. Аларның барысы да – инженер һәм эшче кулларның матур хезмәт җимеше. Спикер эшче һәм инженер һөнәрләре белән таныштырды, укучыларның киләчәктә кем булырга теләүләре белән кызыксынды. Ул яшьләргә булачак һөнәрләрен хәзердән билгеләргә кирәклеген ассызыклап узды. «Алабуга» ирекле икътисади зонасында эшләүче яшь белгечләрне мисалга китерде, хезмәт юлына үзе ничек аяк басканлыгы турында да мавыктыргыч итеп сөйләде.
Автор фотолары





Комментарийлар