«Татар теле – халкым теле» бәйге-семинарының гаризалар кампаниясе озайтылды
«Татар теле – халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурс-семинарына 23 мартка кадәр гаризалар кабул итү озайтылды. Бу хакта матбугат конференциясендә «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова хәбәр итеп, бәйгенең әһәмияте хакында билгеләп үтте.
«Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе директоры Диләрә Якубова:
«Татар теле – халкым теле» конкурс-семинарының төп идеясе татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә телебезнең дәрәҗәсен күтәрү һәм яшь буында туган телгә карата ихтирам хисе тәрбияләү», – дип ассызыклап үтте.
Проект координаторы Ләйлә Алембикова хәбәр иткәнчә, конкурс быел ике өлештән торачак.
Беренче, читтән торып узучы этап 5 февральдән 23 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда катнашучыларга үзләре турында мәгълүмат һәм татар телен заманча технологияләр кулланып (санак технологияләре, ясалма фәһем, социаль челтәрләр), дәрес сценарие әзерләп җибәрү бурычы куела. Иң яхшы эшләр арасыннан дүрт финалист сайлап алыначак.
Икенче этап исә 10–12 апрель көннәрендә үтәчәк. Ул иҗади конкурс һәм семинар форматында оештырыла. Финалга узучылар белән беррәттән, бирегә барлык катнашучылар да чакырыла.
Очрашу Чувашия Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылындагы «Сәләт-Батыр» яшьләр үзәгендә планлаштырыла.





Комментарийлар