Юлларда балалар гомере өзелә
Соңгы өч елда Россиядә мототранспорт белән идарә итүче 148 баланың гомере өзелгән. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов әйтте. Матбугат очрашуы балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүенә багышланган иде. Чарада шулай ук Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты.
Март ахырында мәктәп укучыларының язгы ялы башлана. Бу вакытка карлар эреп, юлларның чистаруын исәпкә алсак, авыл һәм шәһәр урамнарында өзлексез мотоцикл, скутер, питбайк һәм мопедта чабучы яшүсмерләрнең саны артачак дигән сүз. Хәер, карның эреп беткәнен көтмичә дә руль артына утыручы балалар бар, шул исәптән зыян күрергә өлгерүчеләр дә. Унбишенче март көнне 15 яшьлек яшүсмер малай, Казанның Минская урамы буенча хәрәкәт иткәндә, Haval автомобиленә килеп бәрелә һәм җәрәхәтләр ала. Баланың башында шлем һәм махсус экипировка булмый. Питбайк белән дә ул хокуксыз идарә итә. Нәтиҗәдә, яшүсмернең әтисенә карата, йөртү хокукы булмаган затка питбайкны тапшырган өчен, административ материал төзелә (30 000 күләмендә штраф). Материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тапшырыла, бала укый торган мәктәпкә дә бу очрак турында хәбәр ителә. Агымдагы елда балигъ булмаганнарның якыннарына карата әнә шундый 12 административ хокук бозу очрагы теркәлгән, 84 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы кисәтелгән. Һәркайсында балаларның якыннарына карата административ беркетмә төзелгән.
Агымдагы елда балалар катнашында 40 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 45 бала имгәнгән, бер бала һәлак булган. Машинада пассажир буларак утырып йөрүче балалар арасында да җәрәхәтләнү очраклары да ешайган. 2026 елның 17 мартына балалар катнашында 22 авария теркәлсә, аларда 27 бала зыян күргән. Күп очракта мондый юл һәләкәтенең сәбәбе машина йөртүчеләрнең каршы як полосага чыгуы яки дистанцияне сакламавында. Янә бер җитди сәбәп – ата-аналарның балаларын автомобиль утыргычларына утыртмавы. Быелның ике аенда гына да моның өчен 1528 машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар. Дәүләт автоинспекциясенең 2026 елга аяныч саннары арасында җәяүле баланы бәрдерү очрагы да теркәлгән.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, балаларга иминлек кагыйдәләре балалар бакчасыннан ук өйрәтелә, белем бирү оешмалары, ата-аналар өчен дә төрле проектлар, чаралар оештырыла. Алар арасында аеруча танылганнары: «Юл йөрү иминлеге», «Иминлек минуты», «Атлап йөрүче автобус».





Комментарийлар