Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенә – 35 ел

1991 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасының беренче президенты тарихи карар кабул итә – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенә нигез салына.

«Мәгърифәтчеләребездән килгән гыйлемгә булган ышанычны академиягә нигез салучылар авыр елларны үткәндә дә саклыйлар. Без бүген әнә шуларның эшен дәвам итүчеләр», – диде ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, академиягә нигез салынган мәлдә аның беренче президенты булган Мансур Хәсәнов, дилбегәне соңрак үз кулларына алган Әхмәт Мазгаров һәм Мякзюм Сәлаховны зурлап.

 

Фәнни эшләрне кәгазьдән киң җәмәгатьчелеккә – халык хозурына илтеп җиткергәндә күпер булган һәр тармактагы оешмаларга рәхмәтен белдерде Рифкать Нургали улы. Тел һәм сәнгать, авыл хуҗалыгы һәм нефть-химия, медицина һ.б. – кайсы гына юнәлешкә күз салсаң да, нигезендә республикабыз галимнәренең колачлы хезмәте ята.

 

«Академия берничә буын галимнәрен һәм юнәлешләрне берләштерә, Татарстанның фәнни-технологик үсешен билгеләүгә өлешен кертә, икътисад, мәгариф, мәдәният, гомумән, яшәеш сыйфатын үстерүдә фәнни идеяләрнең мөһим карарларга әйләнүенә ярдәм итә», – диде ул.

 

Бүген Академиядә 647 кеше хезмәт куя: 426 фәнни хезмәткәр, 80 фән докторы бар. Фәннәр академиясенең 35 еллыгы уңаеннан Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән галимнәрнең үзләре катнашында югары дәрәҗәдә концерт программасы тәкъдим ителде. Талантлы кеше бар өлкәдә дә талантлы, күрәмсең.

 

Эшчәнлекне заманча күпкырлы дәрәҗәгә чыгаруда 2030 елга кадәр алты приоритетлы юнәлеш билгеләнде: гуманитар фәннәрне, бердәм цифрлы мохитне һәм татарлар яшәгән төбәкләрдәге тикшерү үзәкләрен үстерү, предприятиеләр куйган бурычларга фәнни һәм гамәли тикшеренүләрне үстерү аша җавап бирүгә старт бирелде. Шулай ук Татарстанда инвестицияләр өчен проектлар әзерләү, генетиканы, автокомпонентларны, аддитив һәм пилотсыз технологияләрне үстерү күздә тотыла.
Фотолар – Салават Камалетдинов, Татар-информ.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ