Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланы интернет зыяныннан ничек сакларга?

2026 елның 8 октябрендә илнең барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе кысаларында «Интернет челтәрендә куркынычсызлык» темасына багышланган чаралар узачак.

Бүген цифрлы мохит баланың көндәлек тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде: социаль челтәрләр, мессенджерлар, онлайн-уеннар, ясалма интеллект ярдәмчеләре кулланылган киңлектә балаларның ышанычыннан файдаланырга тырышучылар да бар. Өлкәннәрнең бурычы – балаларны интернеттагы мондый тозакларны вакытында танырга һәм алардан сакланырга өйрәтү. Әмма бу хакта бала белән аны куркытмыйча, артык үгет-нәсыйхәт бирмичә ничек сөйләшергә? Иң мөһиме – бала авыр хәлгә юлыкканда ярдәм сорап беренче чиратта әти-әнисенә мөрәҗәгать итәрлек ышанычлы мөнәсәбәтләрне ничек булдырырга? Ачык ата-аналар җыелышында экспертлар нәкъ менә сорауларга җавап бирәчәк.  

 

Үткәрү вакыты: 2026 елның 8 октябре, 17:00 сәгатьтә Кушылу өчен Как защититься от мошенников? Безопасность в сети Интернет

 

Экспертлар:

Кирилл Романов – Россия Эчке эшләр министрлыгының Киберкуркынычсызлык идарәсе 3 нче бүлегенең (Интернет челтәрендә деструктив һәм тыелган мәгълүмат таралуны кисәтү һәм ачыклау бүлеге) оператив вәкиле;

 

Евгения Варакина – «Диалог Регионнар» коммерцияле булмаган автоном оешмасының дөрес булмаган мәгълүмат таралуга каршы тору идарәсенең контент белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе;

 

Ольга Юрчук – психологик фәннәр кандидаты, Россия Федерациясе мәгариф системасында психологик-педагогик ярдәмне үстерүне тәэмин итү буенча Федераль координация үзәге җитәкчесе урынбасары, «Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты» вәкиле.

 

Туры эфир Россия Федерациясе Мәгърифәт министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Макстагы рәсми аккаунтыннан алынды.

 

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ