Логотип Магариф уку
Цитата:

«Цифрлы Иннополис көннәре» форумына Дмитрий Чернышенко, Валерий Фальков һәм Сергей Кравцов килә

Бүген Иннополиста «Цифрлы Иннополис көннәре» форумында Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, мәгариф министры Сергей Кравцов катнашачак. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Форум программасы буенча, Дмитрий Чернышенко, Валерий Фальков һәм Сергей Кравцов технопаркта узачак «Яңа белем инфраструктурасы буларак ясалма фәһем: киләчәк мәгарифе һәм фәне» дип исемләнгән пленар утырышта булачак.

 

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Татарстанда соңгы тапкыр июль башында булган иде.

Фоторәсем Иннополис университетының Макстагы рәсми аккаунтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ