Иннополиста цифрлы көннәр
Ике көн дәвамында форумда катнашучылар заманча технологияләрнең актуаль юнәлешләре белән таныша алачак.
Быел да төп игътибар ясалма фәһемгә, робототехникага һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләренә юнәлтелгән.
Программада ясалма фәһем күргәзмәсе, пленар дискуссия, партнерлык килешүләренә кул кую, роботлаштыру өлкәсендә премия нәтиҗәләрен игълан итү, хакатон ярышы да бар. Соңгысының бүләк фонды өч миллон сумны тәшкил итә. Чараның беренче көнендә форум мәйданчыгына 2 200 катнашучы килүе билгеле.
«Иннополисның цифрлы көннәре» (Digital Innopolis Days) форумы 2021 елдан бирле Иннополис университетында үткәрелә. Ясалма интеллект, робототехника һәм мәгарифкә багышланган чара биш ел эчендә Россиянең 500 дән артык шәһәреннән һәм 30 илдән 15 107 катнашучыны бер мәйданчыкка җыйган. Форум кысаларында 1 325 белгеч мәгарифкә багышланган лекцияләр белән чыгыш ясаган.
Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы рәсми сайтыннан.





Комментарийлар