Логотип Магариф уку
Цитата:

Адымнарда беренче «Еники укулары»

Татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники иҗаты совет чоры татар әдәбиятының иң якты үрнәге булып санала. Аның барлык әсәрләрен дә китап укучылар яратып кабул итә, әдәби тәнкыйть һәм каләмдәшләре тарафыннан да югары бәяләнә алар. Үзе исән чагында ук хезмәтләре Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булуы, Татарстанның халык язучысы исеме бирелү, Хезмәт Кызыл байрагы һәм Почет Билгесе орденнары белән бүләкләнүе 90 яшен тутырып бакыйлыкка күчкән әдипнең бай әдәби мирас калдырып китүе хакында сөйли. Аның «Ана һәм кыз», «Кем җырлады», «Әйтелмәгән васыять» хикәяләрен, «Саз чәчәге», «Йөрәк сере», «Рәшә», «Воҗдан», «Соңгы китап» повестьларын укыган балалар әдипнең иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксынмый калыр идеме икән?! Зур көрәш юлы узган, Бөек Ватан сугышы ветераны Әмирхан Еники язмышы үзе роман язарлык!

 Яңа буын укучылар арасында әнә шул мирасны барлаучылар бармы икән?  Казандагы «Адымнар» гимназиясендә КФУның  Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр  институты тарафыннан беренче мәртәбә оештырылган  «Еники укулары»  шәһәркүләм фәнни-гамәли конференция әнә шул сорауга җавап табуны күздә тотты. Аның юл башында  институтның әдәбият кафедрасы  доценты, филология фәннәре  кандидаты  Гөлфия Гайнуллина тора дисәк, һич  арттыру булмас.  Әдипнең иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән  галимә ул. Чарада башкалабыз  мәктәпләрендә белем алучы Әмирхан  Еники мирасы барлаучы укучылар катнашты һәм аларның эшләре жюри тарафыннан югары бәяләнде. 

 – Бүгенге конференция нәтиҗәле, уңышла булды дип уйлыйм. Беренчедән күзгә ташлана  эшләренең эзләнү  характерында булуы, балалар китапханәләрдә, архивларда,  халык арасында сораштырулар үткәргәннәр һәм булган материалларны үзләренең эшләренә кертә алганнар.  Бу яктан үзенчәлекле булып тора, икенче яктан, һәрбер  чыгыштан соң анализ ясалды  һәм алга таба  укучыга эшләү һәм фән эшләрен тулыландыру өчен  киңәшләр, күрсәтмәләр бирелде, – диде Казан  мәгариф идарәсе методисты   Раиф Зиннәтуллин.  Аның сүзләрен куәтләп,  Гөлфия Гайнуллина, бу конференциянең  киләчәктә республика  һәм Россиякүләмендә уза торган чара булачагына өмет баглавын белдерде.  Бүгенге көндә Әмирхан Еники иҗатына багышланган фәнни мәкаләләр, диссертацияләр булуын, алга таба докторлык эшләре дә язылачагын  билгеләп үтте.   Үзен яшь каләм тибрәтүче   буларак таныштырган  Светлана Мөхәммәдиева Әмирхан ага Еникинең якташы булуы белән горурлануын, аның иҗатына мөкиббән булуы  һәм әдип турында документаль роман язуы  хакында әйтте. Мондый дәвамчылар барында әдипнең мирасы һич югалмас.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ