Укытучы һәм лекцияләрсез укыту проекты
Бүген Казанда «Школа 21» белем бирү проекты үз эшен башлап җибәрде.
Ул программалаштыру өлкәсендә белем алырга теләүче 350 укучыга махсус платформада бушлай уку өстенлеге бирә. Әлеге белем бирү проекты peer-to-peer методикасына, ягъни тигезлек принцибына нигезләнгән. Монда укытучылар да, лекцияләр дә юк, студентлар укыту программасын практика һәм курсташлары белән аралашу ярдәмендә өйрәнәчәк.
Проект дәвамында катнашучылар программалаштыруның төрле юнәлешләре буенча көч сынар дип көтелә.
Уку вакыты – 1,5–3 ел, шулай ук практика өлеше дә бар.
«Школа 21» кампусы, Казаннан тыш, Россиянең 18 шәһәрендә урнашкан. Алар арасында Мәскәү, Новгород, Сургут, Новосибирск, Уфа кебек шәһәрләр билгеле.
Фото: нейрочелтәр.
Комментарийлар