Казанда химия буенча XI республика турнирына йомгак ясалды
25–26 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге оештырган XI республика химия турниры узды.
Турнир кысаларында 9 команда криминалистик бурычларны хәл итте. Катнашучылар карамагында химия өлкәсендәге белемнәрне файдаланып ачарга кирәк булган «эшләр» бар иде. Укучылар катлаулы организмнарның метаболизмын тикшереп, интоксикациягә каршы көрәш ысулларын уйлап таптылар.
Республика химия турниры регионара химия турнирының төбәк этабы булып тора. Традицион олимпиадалардан аермалы буларак, ул катнашучыларга ярышларның башка форматын тәкъдим итә: алдан чишелеше билгеле булмаган ачык мәсьәләләр күздә тотыла.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар